Россия Тикшерү комитетының Кемерово өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе һәм прокуратура Новокузнецк шәһәренең 1 нче бала табу йортында берничә нарасый үлеме турындагы хәбәрләрдән соң тикшерү башлады. Бу хакта әлеге ведомстволарның матбугат хезмәтләре хәбәр итә, дип яза «РИА Новости».
Элегрәк ngs42.ru басмасы, төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгындагы чыганакка сылтама ясап, гыйнвар бәйрәмнәре вакытында әлеге стационарда яңа туган 6 баланың вафат булуын, аларның өчесе бер үк көнне үлүен язган.
Соңрак җирле пабликларда, бу бала табу йортында үлгән сабыйлар саны тугызга кадәр арткан, дигән мәгълүмат таралды, диелә хәбәрдә.