news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа ел төнендә Татарстанда биш кешенең пиротехникадан күзләре яраланган

news_top
Яңа ел төнендә Татарстанда биш кешенең пиротехникадан күзләре яраланган
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда Яңа ел төнендә һәм 2026 елның беренче сәгатьләрендә 5 кеше пиротехника кулланганда имгәнгән. Зыян күрүчеләр – Казан, Аксубай һәм Биектауда яшәүчеләр, алар арасында 4 яшьлек бала да бар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Табиблар мәгълүматларына караганда, Республика клиник офтальмология хастаханәсенә мөрәҗәгать иткәннәр:

  • 31 декабрь, 23:20, Казан, Докучаев урамы – 32 яшьлек ир‑ат петардадан күзләре яраланган. Аны караганнан соң, өенә кайтарып җибәрәләр.
  • 1 гыйнвар, 01:20, Казан, Мәктәп урамы – күз кабагы гематомасы һәм мөгезкатлау эрозиясе булган 36 яшьлек ир‑ат хастаханәгә озатыла.
  • 1 гыйнвар, 03:41, Казан, Ибраһимов урамы – 73 яшьлек хатын‑кызның күзләре җиңелчә пешкән. Амбулатор дәвалау билгеләнгән.
  • 1 гыйнвар, Аксубай, 04:49, Рәис Беляев урамы – 43 яшьлек хатын уң күзен контузияләнеп мөрәҗәгать иткән. Өйгә кайтарып җибәргәннәр.

Республика балалар клиник хастаханәсенә мөрәҗәгать итү очрагы:

  • 31 декабрь, 21:00, Биектау – күз алмасы имгәнгән 4 яшьлек кыз. Аны караганнан соң, амбулатор дәвалануга җибәрәләр.

Республикада 12 гыйнварга кадәр янгынга каршы махсус режим гамәлдә, әлеге режим пиротехниканы сәнәгать объектлары, торак йортлар һәм кешеләр күпләп була торган урыннар белән янәшә куллануны чикли.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә фейерверкларны махсус кибетләрдә генә сатып алырга, аларның яраклылык срогын, төргәкләрнең бөтенлеген һәм инструкцияләр булу-булмавын тикшерергә кирәклеген искәртәләр.

Шулай ук эшләтеп җибәрү өчен куркынычсыз мәйданчык сайларга, дистанцияне сакларга һәм инструкцияләрне төгәл үтәргә кирәк. Пиротехниканы биналарда, балконнарда, түбәләрдә, шулай ук куркыныч объектлар янында һәм начар һава торышы булганда куллану тыела.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар