Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа ел төнендә тәрәзәдән очып кергән фейерверк аркасында бер ир-ат үлгән

news_top_970_100
Яңа ел төнендә тәрәзәдән очып кергән фейерверк аркасында бер ир-ат үлгән
Фото: © "Татар-информ"

Чиләбедә яшәүче ир-ат тәрәзәдән фатирга очып кергән фейерверк аркасында һәлак булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Яңа ел төнендә 5 катлы йорттагы бер фатирга тәрәзәдән фейерверк очып кергәч, янгын башлана. Биредә яшәүче ир-ат чыгып котыла алмый, ул төтен исенә агулана һәм һәлак була.

«Фейерверк тәрәзәгә очып керде һәм шартлады. Ир-ат газ исен иснәп агуланды һәм үлде», – ди биредә яшәүче Алевтина.

Алевтина сүзләренчә, фаҗига булган фатир – коммуналка, биредә төрле гаиләләр яши. Янгын вакытында фатирда аш бүлмәсе, бер бүлмә тулысынча янып бетә, электричество булмый. Күрше фатирларга әче төтен тула, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100