Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа ел төнендә сәгать нәкъ уникене сукканда петарда шартлаткан ир-атның кулы өзелгән

news_top_970_100
Яңа ел төнендә сәгать нәкъ уникене сукканда петарда шартлаткан ир-атның кулы өзелгән
https://pixabay.com/

Башкортстанда яшәүче ир-ат петарда шартлатканда имгәнгән. Аның кул чугы өзелгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Фаҗига Яңа ел төнендә була. 45 яшьлек ир-ат Салават шәһәреннән Туймазыга туганнарына килә. Алар бергәләп Яңа ел каршылый.

«Якынча белешмә буенча, ул петарда сатып алган һәм сәгать 12не суккан чакта шуңа ут төрткән. Пиротехника ватык булып чыккан, ул шунда ук – Салават шәһәрендә яшәүче кешенең кулында шартлаган. Ир-атны хастаханәгә китергәннәр, табиблар кул чугын ампутацияләргә мәҗбүр булган», – дигән агентлык чыганагы.

Мондый очракларда медицина оешмасы полициягә дә белешмә бирә. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы әлеге фактны раслаган. 

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100