Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа ел төнендә кызык ясап, тунны әйләндереп киеп, өйдән-өйгә бәйрәм итүчеләр бармы әле?

Әле кайчан гына авылларда Яңа елда танымаслык булып киенеп кереп, авылдашларын бәйрәм белән котлау традициясе бар иде. Хәзер авылларда Яңа елны күмәкләшеп бәйрәм итәләрме? «Интертат» шундый авылларны барлады.

news_top_970_100
Яңа ел төнендә кызык ясап, тунны әйләндереп киеп, өйдән-өйгә бәйрәм итүчеләр бармы әле?
Мария Петрованың шәхси архивыннан

Яңа елны күпчелек гаилә бәйрәме буларак кабул итә. Әти-әниләре, балалары, туганнары белән бер зур өстәл янына җыелып бәйрәм итәргә тырыша. Олырак яшьтәге абый-апалардан, әти-әниләрдән: «Менә безнең заманда бәйрәм итеп тә карыйлар иде, ичмасам», – дигән сүзләрне дә еш ишетергә туры килә. Алар үзләренең ничек итеп Яңа ел төнендә кызык ясап, төрле персонажлар булып киенеп йөргәннәрен, бер-берләренә кунакка барганнарын кызык итеп сөйлиләр. Әлеге традицияләр сакланганмы һәм бүген халык Яңа елны ничек бәйрәм итүе турында сорашып алырга булдык. Күпләре үзләренең балачагына да кайтып килде.

Теләче районы кызы Алисә балачагын искә алып сөйләде.

Районыбызда Комаровка дигән урыс авылы бар. Элегрәк анда күбрәк рус милләте вәкилләре яшәгән булса, без үскән чорда татарлар белән катнашып беткән авыл иде инде ул. Балачактан шунысы истә калган: бездә Яңа ел төнендә түгел, Раштуада – 6 гыйнвардан 7се төненә каршы йөриләр иде.

Ә менә әбиләр авылында – Саба районы, Тимершыкта – кешеләр Яңа ел төнендә шулай кызык ясап йөриләр иде. Әтинең өйләнмәгән бер дусты бар. Бик юморист кеше ул. Алар киенеп керәләр иде. Берсендә шулай өйгә килеп керде берничә кеше. Бөтенесенең дә боларның кемнәр икәнен беләсе килә. Башларына оек капроннар, әбиләрнең бишмәтләрен, тиеш колготкилар кигәннәре истә калган. Ул вакытта париклар юк иде, башларында үзләре ясаган ниндидер колакчын бүрекләр. Такмаклар әйтеп, көлдертеп, җырлар җырлап йөриләр иде. Үзләре белән гармунчылары да була иде гадәттә. Алар инде үзләрен танымасыннар өчен тавышларын үзгәртеп сөйлиләр. Өйдәге кунаклар аларны танырга теләп, сөйләменә игътибар итеп, килеш-килбәтенә, йөрешенә карап торалар иде. Кем икәнлекләрен белү өчен, кергән кешеләргә тегеләй дә, болай да әйткәләп карыйлар иде. Менә шулай белә алмыйча калганнары да булды. Аннары китә күршеләрдән сораш. «Сезгә керделәрме? Берсе теге очның әллә кеме. Менә икенчесен танымадык, анысы кем иде?» – дип, кушаматлар белән атап, икенче көнне мәсьәлә чишкәндәй эш башлана иде. Шулхәтле кызык булып истә калган.

Узган елны ирем Илнур да шулай мәзәк ясап кайткан иде. Илгиз абый киемнәр алып килде. Ул үзе ябык кына, Кар кызы булып киенде, хатыны иреннәренә иннекләргә хәтле сылап, бик килешле итеп ясады үзен. Илнур Кыш бабай киеме киде. Алар икәүләп Шәмсир бистәсе (Самосырово) ягына таба шәхси секторга таба киттеләр. Илнур кибеткә кереп, бер капчык мандарин алган, шуны юлда күргән кешеләргә таратып йөргәннәр, балалар шигырь сөйләгән. Очраган кешеләрнең кәефләре күтәрелгән. Бер бала шигырь сөйләгәнгә мандарин гына биргәнне күргәч: «Шушы да булдымы бүләк», – дип Кыш бабайны шелтәләп тә алган булган. Инде төнге 12 тула, ә болар һаман да юк, без өйдә көтәбез. Мандарин өләшеп йөреп, Кыш бабай белән Кар кызы адашып та алганнар иде. Үзләренә дә бик күңелле булды. Белгән булсак, үзебез дә чыгып китә идек. Быел да бер әкәмәт ясарга кирәк әле, – дип калды ул.

Алисә сүзләренә караганда, элек кенә түгел, хәзер дә кешеләр, шулай киенеп, урамнарга чыккалыйлар.

Без яшәгән җирдә дә Кыш бабай белән Кар кызы урамнан үткән кешеләрне котлап, конфет өләшеп йөргәлиләр. Аларга үзебезнең дә юлыкканыбыз булды. Аның шул бер кечкенә генә конфетыннан да кәефләр күтәрелеп китә, бер-береңә яхшы теләкләр телисең, мондый күренешкә карап, балаларның күзләрендә тылсым, могҗизага ышану арта. Аларга карап, бәйрәм кәефе тагын да күтәрелеп китә. Бала-чагага бигрәк тә кызык мондый нәрсәләр, – диде ул.

«Үзебез белән балаларны, оныкларны да ияртәбез»

Мамадыш районы Дусмәт керәшен авылында исә иң кызыгы Яңа ел үтеп, Раштуа җиткәч башлана икән. Бу хакта авылның мәдәният йорты мөдире Мария Петрова сөйләде.

Без Нардуган бәйрәмендә киенеп йөрибез. Нардуганчылар дип аталабыз, – дип аңлатып үтте Мария апа. – Яңа елда инде гадәттәгечә бал-маскарад үткәрелә. Нардуган бәйрәме 7нче гыйнварда башланып 13енә кадәр дәвам итә. Без 8еннән йөри башлыйбыз.

Төрле персонажлар булып киенәбез. Мәсәлән, керәшен хатыннары, төрле җәнлекләр, ел символы һ.б. Өйләргә гармуннар тотып, җырлашып килеп керәбез.

«Нардуган, Нардуган

Котлы булсын Нардуган,

Еллар имин булсын,

Еллар тыныч булып,

Исән-сау яшәргә язсын.

Малларыгыз күп булсын,

Тавыкларыгыз күкәйне күп салсын», –

дип такмаклап килеп керәбез. Без ел саен шулай йөрибез. Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авылыбызның җор күңелле кешеләре белән бергә җыелып, клубта киенеп чыгып китәбез.

Өй хуҗалары яхшы кабул итәләр. Халыкта шундый сынамыш бар: нардуганчылар керсә, ел яхшы килер – маллар күп булыр, уңыш уңар, диләр. Нардуганчыларны сыйлыйлар. Кайберәүләр әзерләнеп үк көтеп торалар иде. Кайберсенә алданрак әйтеп куябыз, капкаларын бикләп куймасыннар, дип. Ел саен нардуганчыларны көтеп тора торган кешеләр дә бар аның, мәсәлән, безнең авыл фермеры. Алар безне ел да бик яхшы кабул итә.

Узган ел берничә яшь кыз да кызыксынып, безгә ияреп чыктылар. Балалар, оныкларыбызны да ияртәбез. Танымаслык булып киенүе алар өчен бигрәк тә кызык.

Фото: © Мария Петрованың шәхси архивыннан

Халык танырга тырыша, ә без киресенчә, безне белмәсеннәр дип киенеп, ясанып, тавыш, кыланмышларны үзгәртеп эш итәбез. Элек туннарны әйләндереп, биткә челтәр куеп, кул астында булган киемнәрне кулланып киенә идек. Өйгә кергәндә, биткә челтәр каплап керәбез, урамга чыккач инде аны ачабыз. Берсендә шулай арабыздагы бер хатын чираттагы йортка кергәндә, битенә челтәрен төшерергә дә оныткан иде. Ни өчен таныганнарын башта үзе дә аңлап өлгермәде.

Авырлы хатыннар булып кереп, «ашыгыч ярдәм» кирәк дип, өйләрендә сузылып ята идек. Театральләштерелгән өзекләр дә куела инде, – диде ул.

Фото: © Мария Петрованың шәхси архивыннан

«Үз күңелебезне үзебез күрмәсәк, кем күрер»

Кама Тамагы районы Олы Карамал авылында да Яңа ел төнендә авылдашларын Кыш бабай һәм Кар кызы булып котлап йөриләр икән. Бу хакта Фирдәвес Әскәрова сөйләде:

Элегрәк Яңа ел төнендә, сәгать 12 тулып узгач, без – авыл яшьләре – ут булган йортларга кереп, хуҗаларны котлап йөри идек. Киенгәндә танымаслык булсын дип тырыша идек. Мондый чара Яңа елның төп кунаклары – Кыш бабай һәм Кар кызысыз булмый, әлбәттә. Аннары ел символы, Убырлы карчык булып та киендек. Үзебезнең өйдә нинди кием бар шуны яраклаштырырга тырыштык. Тунны әйләндереп кия идек, колготкидан чәч толымнары үрдек, сакал-мыекны каты кәгазьгә сарык йоны, мамык ябыштырып ясый идек.

Хәзер Кыш бабай һәм Кар кызы гына калды инде, кайвакыт аларга Убырлы карчык та ияреп чыга. Танысалар да, бер елны Кыш бабай булган кеше икенче елга Кар кызы костюмын кия, шулай итеп, үзенчә үзгәребрәк тора алар.

Өй хуҗалары безне бик җылы итеп каршы алалар. Кайвакыт: «Быел да керәсезме инде?» – дип тә килеп сорыйлар.

Быел да 31 декабрь төнендә йөрергә исәп бар. Авыл кечкенә, кешеләр дә картая, дип кенә утырып булмый. Үз күңелебезне үзебез күрмәсәк, безнең күңелне кем күрә, дигән девиз астында яшибез. Авыл халкы безне көтеп тора бит. Үзебезнең дә киенеп чыгып, бер бәйрәм ясап керәсе килә, – диде Фирдәвес апа.

Фото: © Фирдәвес Әскарованың шәхси архивыннан

«Киенеп керүчеләрне ел да көтеп алалар»

Яңа ел – берәүне дә битараф калдырмый торган бәйрәм, минемчә. Бәйрәм итүнең төрле формаларын уйлап табалар, кемнәрдер булган традицияләрне сакларга тырыша. Биектау районы Кече Битаман авылы халкының Яңа елны бик күңелле итеп бәйрәм итүе турында Сиринә Фәттахова сөйләде:

Безнең авылда да традиция буенча бал-маскарад үткәрәләр. Башкалардан аермалы буларак, ул өч өлештән тора дип әйтер идем: әкият өлеше, уен-көлке һәм соңыннан бәйрәмгә танымаслык булып киенеп керәләр. Ел саен якынча 5 кеше шулай киенеп сәхнәгә менә. Иске киемнәр табып, битләрен каплап, биеп, уйнап йөриләр. Ахырдан иң оригиналь образларга урыннар биреп, җиңүчене билгеләп, бүләклиләр. Алдагы елларда күбрәк олырак кешеләр йөргән булса, хәзер моңа яшьләр дә тартыла башлады. Казаннан кайткан кунаклар мондый галәмәтне күреп шаккаталар.

Фото: © Сиринә Фәттахованың шәхси архивыннан

Без – бер авыл кешеләре, авылыбыз да зур булмагач, тегеләй киенсәң дә, болай киенсәң дә, бер-беребезне беләсең кебек, әмма шул киенгән кешегә концерт буе «кем соң бу» дип карап утырасың инде. Хәзер Казан кешеләре дә киенеп керә башлады. Бу бәйрәмне кешеләр дә «быел да киенүчеләр булырмы икән» дип көтеп ала. Күрше авылда да бар иде бу традиция, тик үзеннән-үзе бетте. Бездә бар әле.

Киенеп килгән кешеләр соңыннан гына үзләренең кем икәнлекләрен күрсәтәләр. Алар шулхәтле оста итеп маскировка ясыйлар, берсендә хәтта үземнең туганнан туган абыемны да танымаган идем. Гадәттә, чегән кызы, полиция хезмәткәре, бишмәтләр киеп, бабайлар булып киенәләр. Андый иске киемнәрне каян табарлардыр, шаккаткыч. Берсендә авылыбызның бер студент кызы конфеттидан күлмәк теккән иде үзенә. Аның бөтен образы шушы конфеттидан тора иде.

Фото: © Сиринә Фәттахованың шәхси архивыннан

3-4 ел элек авыл яшьләре Яңа елны бергә җыелып каршылый иде. Шунда Кыш бабай һәм Кар кызы булып киенеп, кемдә нинди костюм бар, шуны киеп, йорттан йортка йөрү идеясе туды. Бусы нәкъ менә Яңа ел төнне. Беренче елны кинәт кенә башладык без моны. Капчыкка өстәлдә булган тәм-томнарны җыйдык та чыгып киттек. Без шаулап-гөрләп өйгә килеп кергәч, бөтен кешенең күзе шакмак була иде. Балаларга шигырь сөйләтеп, җырлап йөри идек. Әти гармунда уйный минем, аны да үзебез белән алып чыга идек. Авыл халкы бик яратып кабул итте мондый чараны. Икенче елга инде кешеләр үзләре үк, «йөрисезме» дип, алдан ук, балаларга таратыр өчен шоколад, сок ише күчтәнәчләр дә әзерләп куйганнар иде. Хәзер күбебезнең кечкенә балалары бар, 2-3 ел инде йөргән, чыккан юк.

Яңа ел бәйрәменә клуб шыгрым тула, авылга Яңа ел каршыларга да кайтучылар күп, – диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100