news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа ел төнендә күп балалы гаиләдә фаҗига: гирлянда аркасында өй янган

news_top
Яңа ел төнендә күп балалы гаиләдә фаҗига: гирлянда аркасында өй янган
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, https://www.bashinform.ru

1 гыйнварда төнге 3ләр тирәсендә Башкортстанның Дүртөйле районындагы Эңгәсәк авылында янгын була. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Колхоз урамындагы шәхси йортта янгын чыга. Биредә күп балалы гаилә яши. Ир белән хатынның 6 баласы бар.

Янгын турында кисәтә торган җайланма ярдәмендә зур фаҗига булмый кала.

«Янгын вакытында зыян күрүче кешеләр юк. Хатын-кыз сүзләренчә, веранданың ерак почмагындагы утны балалар күреп алган. Төтен бик тиз арада өйгә тула, янгын турында кисәтә торган җайланма эшли башлый. Өйдәгеләр барысы да тиз арада өйдән чыга.

Янгын сүндерүчеләр 24 минут эчендә килеп җитә, утны 40 минуттан сүндереп бетерәләр», – дигән коткаручылар.

Якынча белешмә буенча, янгын урам гирляндасы тоташтырылган озынайткычтан килеп чыккан. Гаилә хәзер туганнарында яши, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар