Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа ел төнендә 82 хәрби әсирлектән азат ителде

news_top_970_100
Яңа ел төнендә 82 хәрби әсирлектән азат ителде

Яңа елга санаулы гына сәгатьләр калганда, Украина белән Россия арасында чираттагы әсирләр алмашу узды. Оборона министрлыгы Украина әсирлегеннән 82 хәрбинең кайтуын хәбәр итте, дип яза РИА Новости.

«31 декабрьдә, сөйләшүләр нәтиҗәсендә, Киев режимы контролендәге территорияләрдән 82 хәрби кайтты, аларга әсирлектә үлем куркынычы яный иде», – дип яза РИА Новости.

Хәрбиләр Мәскәүдә дәвалану һәм реабилитация курсы узачак. Әсирләрне алмашу моңа кадәр дә булган иде – 1 декабрьдә 50 әсир, 5 көннән соң 60 әсир азат ителде. 

Телеграм каналлар, Украина бу алмашу процессы вакытында 140 кешесен кайтарган, дип яза.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100