news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа ел табынындагы иң зыянлы ризык нинди?

news_top
Яңа ел табынындагы иң зыянлы ризык нинди?
Фото: © «Татар-информ»

Яңа ел төнендә салатларны артык күп ашау сәламәтлек белән проблемаларга китерергә мөмкин. Бу хакта табиб-гастроэнтеролог Евгения Мельникова сөйләде, дип яза «Радио-1».

Белгеч «Тун астындагы сельдь» һәм оливье салатлары аеруча зыянлы булуын әйтте.

«Артык тозлы ризык күп ашау кан тамырлары тараюга, бөерләр эшчәнлеге начараюга һәм сөякләр ныклыгы кимүгә китерергә мөмкин. Бу исә остеопороз куркынычын арттыра», — дип белдерде Мельникова.

Эксперт әйтүенчә, әлеге ике салатка гадәттә бик күп майонез салына, ә ул транс-майлардан тора. Алар, бавырда һәм ашказаны асты бизендә җыелып, ялкынсыну процессларын кузгата.

Мельникова бигрәк тә дуңгыз итеннән әзерләнгән ризыклар белән сак булырга киңәш итә. Дуңгыз ите озак эшкәртелә. Бу – ашкайнату органнарында ялкынсынуны көчәйтә, шулай ук кан тамырларын тарайта торган холестерин җыелуга китәрә ала.

Кешеләр бәйрәм көннәрендә еш кына артык күп ашый. Бу хакта табиб-гастроэнтеролог, диетолог, нутрициолог Ольга Ермошина сөйләде.

«Без өстәлдәге бөтен нәрсәне берьюлы ашарга телибез. Халык әйтмешли, күз туймый. Болар барысы да тәм, ис тою һәм күрү рецепторларына тәэсир итә. Шуңа күрә бәйрәм вакытында чамасын белмичә ашыйбыз», — дип аңлатты ул.

Ермошина ашауны салатлардан һәм яшелчәләрдән башларга, ризыклар арасында тәнәфесләр ясарга һәм өстәл янында озак утырмаска киңәш итә.

Моннан тыш, алкоголь дә аппетитны көчәйтә, дип искәртте белгеч. Аның сүзләренчә, Яңа ел өстәленә коры шәраблар яки брют сайларга һәм ач карынга эчмәскә кирәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар