Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа ел табынына татлы ризыклар: «меренга» рулеты, каймаклы десерт, стаканда гөбәдия

news_top_970_100
Яңа ел табынына татлы ризыклар: «меренга» рулеты, каймаклы десерт, стаканда гөбәдия
Фото: © Гөлүзә Василова

Бер генә бәйрәм дә татлы ризыксыз үтмәгән кебек, Яңа ел табынын да десертсыз күз алдына китереп булмый. Узып баручы елда халык мөкиббән киткән стаканлы, каймаклы десертлар һәм «меренговый» рулет рецептларын тәкъдим итәбез.

«Меренга» рулеты баллыны яратмаучылар күңеленә дә хуш киләчәк.

Бизе өчен 6 йомырка агы, 250 грамм шикәр оны (мин шикәр комы салдым), 1 бал калагы лимон согы, 20 грамм крахмал, бер чеметем тоз кирәк.

Йомырка агына тоз салып миксер белән күпертергә, аннары акрынлап шикәр комы салып болгатырга. Йомырка агы савытның астын өскә әйләндергәч акмаска тиеш. Аннары крахмал һәм лимон согы салып болгатырга.

Табага яки духовка табасына пергамент кәгазе җәяргә һәм йомырка массасын шунда тигезләп җәяргә, кәгазь кырыен 1,5 см буш калдырырга. Ул пешкәндә артып китә һәм бу – кәгазьне бизедән аеру өчен дә уңайлы булачак.

150 градуска кадәр кызган духовкада 30 минут пешерергә, бизе кызара башлагач алырга.

Бизе өстенә тастымыл һәм духовканың «решетка»сын куярга, табаны каплап бизены төшерергә, җайлап кына пергамент кәгазен алырга һәм суытырга кирәк.

Фото: © Гөлүзә Василова

Крем өчен 220 грамм эремчекле сыр, 120 грамм 33 процентлы сөт өсте (мин 0,5 стакан 1,5 процентлы шәфталу (персик) йогырты салдым), 20 грамм шикәр оны (сахарная пудра) кирәк булачак. Ингредиентларны миксер белән болгатып, бертөрле масса ясарга.

Рулет эченә җиләк-җимешләр салырга мөмкин. Мин өч полоса кайнатылган куертылган сөт (вареная сгущенка), әстерхан чикләвеге салдым.

Бизе өстенә кремны җәяргә (өстенә салу өчен 2-3 кашык калдырырга), аннары берничә полоса куертылган сөт салырга, әстерхан чикләвеген бик вакламыйча гына турарга һәм сибеп чыгарга. Аннары тастымал белән күтәреп барып рулет ясарга.

Әзер «Меренга» рулеты өстенә крем салырга һәм җиләк-җимеш, чикләвек һ.б. бизәргә. Рулетны төнгә суыткычка куярга.

Фото: © Гөлүзә Василова

«Йолдыз» газетасының дубляж буенча редактор урынбасары Елена Җамалиевадан стаканда җиләкле десерт ясау рецептын тәкъдим итәбез.

Шоколадлы камырны алдан ук әзерлибез. 4 йомырка, 120 грамм шикәр комы, 100 грамм он, 20-30 грамм какао, 1 чәй кашыгы көпшәкләндергеч (разрыхлитель) кирәк. Йомырка һәм шикәр комын миксер белән болгатабыз. Шуңа он һәм какао салабыз һәм тагын болгатабыз. Аны формага салып, 180 градус кызулыктагы мичтә 45 минут пешерәбез.

Эремчекле-каймаклы крем әзерлибез. 250 грамм каймакка 200 грамм эремчекне блендер белән ваклап кушабыз. 80 грамм шикәр пудрасы кушабыз. Барысын да миксер белән әйбәтләп бутыйбыз.

Җиләкле конфитер ясыйбыз. 300 грамм катырылган җиләк, 100 грамм шикәр комын газга куеп кайнатабыз. Кайнап чыгып, 10 минут үткәч сүндерәбез һәм 1 чәй кашыгы крахмал салабыз.

Аннан стаканнарга катламлап урнаштырабыз.

1 кат – крем,

2 кат – вакланган бисквит,

3 кат – вакланган чикләвек, җиләкле конфитюр.

Катламнар кабатланып бара. Соңгы катта – крем. Аның өстен төрле җиләк, чикләвек, шоколад һ.б. белән бизибез.

Фото: http://apastovo.ru/

Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдиновадан әстерхан чикләвеге һәм кара җимеш белән каймаклы десерт рецепты тәкъдим итәбез.

Десерт өчен: 500 грамм төше алынган караҗимеш, әстерхан чикләвеге, 20 процентлы 500 грамм каймак, 3 аш кашыгы шикәр комы.

Караҗимешне яхшылап юарга, кайнар су салырга һәм 10 минут тотарга. Аннары караҗимеш эченә чикләвек тутырырга. Каймакка шикәр комы салып болгатырга һәм чикләвекле караҗимеш өстенә салырга.

180 градуска кадәр кызган духовкада 10 минут тотарга. Әзер булгач суытырга һәм десертны үзегез теләгәнчә бизәргә мөмкин.

Фото: © Илүзә Хөснетдинова

Зур Кукмара авылында яшәүче блогер Айгөл Гатауллинадан эремчекле-чияле җиңелчә десерт рецептын тәкъдим итәбез.

Ингредиентлар: 120 г йомшак эремчек (мягкий творог 5%), 70 г чия (өшегән чия, төшләреннән чистартасы), 2 г фитпарад (яки тәменчә шикәр/бал), 30 г җылымса сөт, 7 г желатин.

Башта сөткә желатинны салып бүртерергә куябыз. Эремчекне, чияне, фитпарадны блендер савытына салабыз. Бүрткән желатинны микроволновкада җылытып алабыз (кайнап чыкмасын, алайса үзлекләрен югалта). Аны да блендерга салып, барысын бергә болгатабыз.

Силикон формага салып, ярты сәгатькә туңдыргычка куябыз. Десертны алганчы, силикон форманы җылымса суда тотыгыз, алай эшләгәндә, десерт формасын югалтмый.

Фото: © Айгөл Гатауллина

Яңа ел табынына десерт буларак татар халкының милли ризыгы – гөбәдияне дә куярга була, тик җиңелчә вариантта. Мисал өчен махсус стаканнарга гөбәдия эчлеген (дөге, шикәр комы, корт, йомырка, атланмай, җимеш) катлы итеп салырга һәм өстенә кибеттә сатыла торган катлы камырны пешереп, шуның валчыгын сибәргә.

Стакандагы гөбәдия кунаклар күңеленә хуш киләчәк.

Фото: © Гөлүзә Василова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100