Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яңа ел табынына матур һәм тәмле» – ләвәштән өч төрле кабымлык рецепты

news_top_970_100
«Яңа ел табынына матур һәм тәмле» – ләвәштән өч төрле кабымлык рецепты
Илүзә Хөснетдинова

Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдиновадан бәйрәм табынын бизәрлек 3 кабымлык рецептын тәкъдим итәбез.

Беренче кабымлык өчен юка ләвәш, майонез, корейча кишер кирәк булачак. Ләвәшкә майонез сыларга, корейча кишер салырга һәм рулет итеп төрергә.

Икенче кабымлыкка ләвәш, йомшак сыр (сливочный), ветчина кирәк. Ләвәшкә сыр ягарга, түгәрәк һәм юка итеп киселгән ветчина тезәргә кирәк. Шулай ук рулет итеп төрергә.

Өченче кабымлык эремчекле сыр (яки майонез, йомшак сыр), яңа өзелгән кыяр, йомырка, тозлы кызыл балыктан ясалачак. Ләвәшкә сыр ягарга, кыярны саламлап турарга, балыкны телемләп турарга һәм өч буй итеп ләвәшкә салырга. Шулай ук рулет итеп төрергә һәм телемнәргә кисәргә.

 

Видео блогерның социаль челтәрдәге битеннән алынды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100