Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа ел табынына майонез һәм үсемлек мае белән 7 салат рецепты

news_top_970_100
Яңа ел табынына майонез һәм үсемлек мае белән 7 салат рецепты
Фото: Миләүшә Сабированың видеосыннан скриншот

Яңа ел табынына салатлар рецептын тәкъдим итәбез. Артык мәшәкатьсез җиңел салат рецепты белән социаль челтәрдәге сәхифәсендә Миләүшә Сабирова уртаклаша.

«Җиңел салат» өчен руколла, моцарелла сыры, черри помидоры, тоз, бальзамик соус кирәк булачак.

Тәлинкә уртасын буш калдырып яшеллекне тезеп чыгарга, аннары өстенә помидор белән сырны аралаштырып куярга, тоз сибәргә һәм бальзамик соус салырга. Салат әзер!

Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдиновадан да җиңел генә ясала торган «Хөрмәле салат» рецептын тәкъдим итәбез.

Ингредиентлар: хөрмә, яшеллек, пекин кәбестәсе, моцарелла, эрбет чикләвеге, кызыл чөгендер, зәйтүн мае.

Тәлинкәнең уртасын буш калдырып боҗра формасында яшеллек, эре итеп киселгән пекин кәбестәсе, шакмаклап туралган пешкән чөгендер, моцарелла сыры, телемләп киселгән хөрмә, эрбет чикләвеге, зәйтүн мае салырга.

Фото: © Илүзә Хөснетдинова

Каклаган үрдәк итеннән салат өчен: ысланган үрдәк ите, моцарелла сыры, эрбет чикләвеге, салат яфраклары, руккола, анар соусы, зәйтүн мае, бер чеметем тоз һәм шикәр комы, бизәү өчен – бакча җиләге.

Үрдәкнең түш итен юка итеп турарга, чикләвекне бераз кыздырып «уятып» алырга, салат яфракларын кул белән берничә кисәккә бүләргә.

Тәлинкәгә беренче итеп яшеллек, аннары сыр, үрдәк ите, тәмләткечләр, эрбет чикләвеге һәм өстенә соус салырга.

Фото: © Гөлүзә Василова

Миләүшә Сабирова «Уылдыклы» кабымлык-салат рецептын да тәкъдим итә. Бу салатны ясау өчен вакыт кирәк булачак, әмма «тиз ясала» дип ышандыра блогер.

Ингредиентлар: юка белен, эремчекле сыр, яңа өзелгән кыяр, укроп, тозлы кызыл балык, кызыл уылдык.

Беренче эш итеп юка белен пешерергә. Эчлек өчен кыярны угычтан уарга һәм эремчекле сыр салып болгатырга. Беленгә эчлекне ягарга, кызыл балык телемнәре куеп чыгарга, коймак, эчлек тәртибе белән дәвам итәргә, иң өске өлешкә кызыл уылдык салырга кирәк.

Яңа ел табынын «Патшалар салаты» да бизәячәк.

Салат өчен: тозлы кызыл балык (сөмбаш, форель), суган, йомырка, бәрәңге, алма, сыр, майонез, кызыл уылдык, үсемлек мае, яшеллек.

1 кат – шакмаклап туралган балык;

2 кат – үсемлек маенда кыздырылган суган;

3 кат – эре угычтан уылган йомырка агы;

4 кат – эре угычтан уылган йомырка сарысы;

5 кат – эре угычтан уылган пешкән бәрәңге;

6 кат – майонез;

7 кат – эре угычтан уылган яшел алма;

8 кат – эре угычтан уылган каты сыр;

9 кат – майонез;

10 кат – балык, уылдык, яшеллек белән бизәргә.

Салат төн буе яки 5 сәгать суыткычта торса бик тәмле булачак.

Фото: © Гөлүзә Василова

Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдиновадан күпләр ярата торган «Ананаслы салат» рецептын тәкъдим итәбез. Салат өчен пешерелгән тавык түше, йомырка, сыр, ананас, анар, майонез кирәк була.

Салатның һәр катына майонез «сеткасы» ясарга. Иң өскә ананас телемнәре тезәргә һәм анар орлыгы белән бизәргә.

Фото: © Илүзә Хөснетдинова

Цезарь салаты өчен: «айсберг» салаты, тавык түше, «черри» помидоры, йомырка (бытбылдык йомыркасы булса матуррак), каты сыр, кибет каймагы, сарымсак, батон яки ак ипи.

Соус өчен кибет каймагын һәм сыткычтан чыгарылган сарымсак салып болгатырга кирәк.

Тавык түшен юарга, тиресен һәм артык майларын алырга, эре кисәкләргә кисәргә. Аннары кызган табага соя соусы һәм тавык итен салып, ике ягын да кыздырырга, тоз һәм борыч, үзегез яраткан тәмләткечләрне сибәргә була.

Ипине яки батонны шакмаклап турарга, аз гына үсемлек мае, тоз сибеп кыздырып алырга яки кириешки ясарга.

Хәзер салатны катлап җыябыз.

Зур тәлинкәгә, кул белән кисәкләргә «ертып», айсберг салатын салырга.

Ит кисәкләре, уртага киселгән помидор, тавык йомыркасы булса – дүрткә (бытбылдык йомыркасын – икегә) бүлеп тезеп чыгарга.

Соусны агызырга, кириешки салырг​а, угычтан каты сыр уарга. Әгәр кириешкиның кетердәп торуын телисез икән, тәлинкә кырыена гына тезәргә мөмкин.

Фото: © Гөлүзә Василова

Яңа ел табынына традицион «тун астында сельдь» һәм «оливье» салатын бик сирәк кеше генә ясамыйдыр.

Фото: © Гөлүзә Василова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100