Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа ел табынына кабымлык рецептлары

news_top_970_100
Яңа ел табынына кабымлык рецептлары
Фото: © Илүзә Хөснетдинова

Тиздән Яңа ел бәйрәме! Хатын-кызлар мул табын әзерләү өчен сыналган рецептларын барлый, шулай ук яңаларын да эзли.

Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдиновадан берничә кабымлык рецептын тәкъдим итәбез.

Ветчиналы кабымлык өчен ветчина, пекин кәбестәсе, эчлеккә йомырка, сыр, сарымсак һәм майонез кирәк.

Эчлеккә пешкән йомырка, сыр һәм сарымсакны угычтан уарга, майонез белән болгатырга.

Ветчинаны телемләп кисәргә, өстенә кәбестә кисәге куярга, эчлек салырга һәм, икегә бөкләп, шпажка белән беркетеп куярга.

Фото: © Илүзә Хөснетдинова

Брускетта өчен багет, эремчекле сыр, тозлы кызыл балык, яңа өзелгән кыяр, бөртекле горчица, яшеллек кирәк.

Багетны телемләп турарга, өстенә эремчекле сыр ягарга, кызыл балык кисәге куярга, бөртекле горчица салырга. Ә яңа өзелгән кыярны яшелчә чистарткыч белән юка итеп кисәргә һәм рулет итеп төрергә дә багет өстенә куярга.

Фото: © Илүзә Хөснетдинова

Гади кабымлык өчен тарталетка, эремчекле сыр, пекин кәбестәсе, тозлы кызыл балык кирәк. Тарталеткага кәбестә кисәге куярга, 1 бал кашыгы сыр салырга, 3-4 кисәк шакмаклап туралган кызыл балык куярга.

Фото: © Илүзә Хөснетдинова

Журналист Гөлүзә Ибраһимова шулай ук кызыл балыклы кабымлык тәкъдим итә. Круассанны урталай кисеп бетермичә генә ярырга, эченә эремчекле сыр ягарга һәм телемләп кызыл балык куярга.

Фото: © Гөлүзә Ибраһимова

Яңа өзелгән помидор белән моцарелла сыры кабымлыгы бик гади ясала.Тәлинкәгә телемләп киселгән помидор белән сырны чиратлап төзәргә, базилик яфраклары куярга һәм бальзамик соус сибәргә.

Фото: © Гөлүзә Ибраһимова

Кунаклар кабымлыкны тиз генә үзләре дә ясый ала. Моның өчен берничә төрле колбаса һәм сырны матур итеп турап кына куярга була.

Фото: © Гөлүзә Ибраһимова

Данир Сабировның тормыш иптәше кызыл чөгендер һәм сельдь балыгы белән кабымлык ясарга тәкъдим итә. Моның өчен ипи телемен коры табада кыздырып алырга, сарымсак белән чөгендерне угычтан уарга һәм майонез салып болгатырга. Ипи өстенә салат ягарга, сельдь, өстенә боҗралап киселгән суган һәм укроп куярга. Гади, әмма өстәлне бизәячәк.

Өстәлне бизи торган коймак төенчекләре ясый аласыз. Бераз мәшәкатьле, әмма тәмле һәм матур. Төенчек эченә үзегез яраткан эчлекне (пешкән кызыл балык белән каймак, шампиньон белән кыздырылган суган һ.б.) салырга һәм коймакны төенчек сыман җыеп, «косичка» сыры белән бәйләп куярга.

Фото: © Гөлүзә Василова

Яңа ел кабырчыгы өчен кибеттә сатыла торган катлы камырны бүлмәдә тотарга, йомшаргач җәяргә, 4/5 диаметрлы стакан белән кисәргә, кабырчыкка охшасын өчен камыр өстенә пычак белән 3 эз ясарга, йомырка сарысы белән майларга, көнҗет сибәргә.

180 градуска кадәр кызган духовкада 10 минут пешерергә. Эчлек өчен вак итеп кыяр, тозлы кызыл балык, укроп турарга, эремчекле яки эретелгән сыр салып, яхшылап болгатырга. Кабырчыклар пешеп чыккач, яртылыш кисәргә, эчлек салырга, алдын кызыл уылдык белән бизәргә.

Тәлинкәгә салат яфраклары куярга һәм тутырылган кабырчыкны матур итеп тезәргә.

Фото: социаль челтәр

«Бюджет» кабымлык өчен батонны коры табада кыздырырга. Майонезга сарымсак сытарга, аны юка итеп батонга ягарга яки батонга сарымсак ышкырга, өстенә телемләп киселгән тозлы кыяр, шпрот балыгы куярга.

Фото: © Гөлүзә Василова

Тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100