Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа ел салюты аркасында балконнарга ут капкан

news_top_970_100
Яңа ел салюты аркасында балконнарга ут капкан
"Татар-информ" архивы

Новосибирск шәһәрендә салют ату аркасында, торак йортның ике балконында янгын чыккан. Хуҗабикә, салютны фатир тәрәзәсенә төбәп, махсус аттылар, дип саный. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Бәхеткә, кешеләргә зыян килмәгән. Алтынчы катта яшәүчеләр Яңа елны дусларында бәйрәм итә, ә унынчы каттагы фатир хуҗасы йокламаган була һәм янгын сүндерүчеләрне көтә.

«Кем атканын белмибез. Кисәк кенә бәрделәр. Янгын сүндерүчеләр тиз килде. Без Яңа ел бәйрәм итеп утыра идек. Аннары урамда петарда шартлата башладылар. Безнең балконга бәрде, ләкин бернигә дә ут капмады. Аннары шунда ук ук янгын сүндерүчеләр дә килеп җитте», – ди зыян күрүче хатынның күршесе.

Салют бу күршенең балконына тиеп кенә узган, бернигә ут капмаган, гаилә бәйрәмне дәвам иткән. Алтынчы һәм унынчы катта яшәүчеләргә шактый зыян килгән. Унынчы каттагы хатын сүзләренчә, ул йокларга ятарга җыена, шул чакта балконда янгын чыга. Ул башта утны үзе сүндермәкче була, аннары булдыр алмагач, әйберләрен сөйрәп чыгарырга тотына.

«Аермачык күренеп тора – өйгә махсус аттылар (фейерверкны – ред.) Минем фатирымда гына түгел, алтынчы катта да балконга зыян килде. Ут башка күршеләргә дә күчте, җимереп бетерде. Астагы күршенең балкон тышлыгы көйгән», – ди бу хатын.

Алар полициягә гариза язган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Петарда атуны катный тыярга кирэк. Штраф тулэтсэлэр, яисэ катырак жавапка тарттырсалар, шулай атмаслар иде.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100