Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа ел могҗизасы (Зөләйха Солтанова)

news_top_970_100

«Әни йоклаган. Эх, уятмасам гына ярар иде! Алайса тагын кара тавыш чыгачак», – дип уйлады нәни Булат.

Ул аяк очларына гына басып, үзенең кечкенә диваны янына килде, шыгырдатмаска тырышып, әкрен генә менеп ятты. Бу диванны Булатка күршеләре бирде. Бу 5 ел элек булды инде, ул вакытта 3 яшьлек Булатка бу диван карават кадәр зур тоелган иде. Ә хәзер инде буйга үсеп киткән балага монда яту кысан да, уңайсыз да. Өстәвенә, вакыт уза-уза, диван таушалды, пычранды һәм бик нык шыгырдый башлады.

Әмма улының болай яшәве әнисен бөтенләй борчымый. Эчәргә акча гына булсын аңа! Калганнары ул кадәр мөһим түгел. Ә Җәмилә көн саен эчә. Шуңа да бичара Булатның хәлләре көнләшерлек түгел. Әнисе кибеткә барып бер шешә алып кайта, мондый вакытта әллә ни начар да түгел кебек. Җәмилә көне буе кәефләнеп йөри, күңеле йомшара, улының башыннан сыйпый, авыз эченнән генә ниндидер җыр көйләп йөри. Әмма төн уртасында уянып китеп, кул астында гына эчәргә булмаса, бетте инде. Хатынның җен ачуы чыга. Шуңа күрә Булат төннәрен тавышлану түгел, тын алырга да куркып ята.

Ә тәрәз артында төн тылсымлы әкият кебек тоела. Күп кенә йортларда әле ут сүнмәгән. Шәһәр ап-ак кар юрганы белән ябынган, еракта, үзәк мәйдандагы чыршыда аллы-гөлле утлар балкый. Булат, төнге матурлыкка сокланып, тәрәзә янында басып торды да күз карашын әнисенә төбәде. Ул бер гамьсез, рәхәтләнеп йоклап ята. Эчеп шешенеп беткән йөзе төнге тонык утта яшьрәк һәм матуррак күренә. Әмма фатирлары җан өшеткеч иде – шапшаклык, бушлык, тараканнар, сизрәп, ертылып беткән иске пәрдәләр. Ә мәктәптә алай түгел – матур, ачык төстәге стеналар, яңа мебель, ялтыратып юылган идән. Шуңа күрә Булат мәктәпкә бик теләп йөри.

Кичә сыйныф бүлмәләрен Яңа елга бизәделәр – төсле кәгазьдән кар бөртекләре кистеләр, көмеш төсендәге, ялтырап торган «дождик»лар элделәр. Иртәгә укучылар чыршы бәйрәменә җыелачак. Былтыр шушы бәйрәмдә Булат зур, ап-ак сакаллы һәм күчтәнәчләр тутырылган зур капчык тоткан чын Кыш бабайны үз күзләре белән күрде. Шул вакытта бәхетле малай үз гомерендәге беренче бүләкне алды – төрле конфетлар салынган тартма бирде аңа Кыш бабай. Яртысын мәктәптә үк ашап бетерде, калганын өенә алып кайтты. Әмма әнисе күчтәнәчтән баш тартты.

«Үзең аша, улым. Әмма исеңдә тот: баллы әйбердән тешләр чери, сызлый башлый. Шуңа мин сиңа беркайчан да конфет сатып алмыйм да инде», – диде Җәмилә.

«Ярар, әни. Мин конфетларны әкренләп кенә ашап бетерермен. Бер көнгә бер конфет, яме?» – дип елмайды Булат.

Ә быел укытучы апалары «Кыш бабай укучыларның теләкләрен чынга ашырачак» диде. Шуңа күрә Яңа ел төнендә кәгазьгә иң зур хыялны язарга һәм кәгазьне мендәр астына куярга кирәк. Әгәр бала ел буе үзен тәртипле тоткан икән, теләк һичшиксез чынга ашачак.

Булат соңгы көннәрдә баш ватты, теләкләре күп аның, әмма кайсын сайларга соң? Кыш бабайдан шаян гына бер нәни көчек сораргамы? Әллә инде бу мәрхәмәтле бабай әнисен эчүеннән ташлатсынмы? Уйлады, уйлады да, көчекне сайларга булды. Үзенә бер иптәш булуын бик тели иде Булат.

Яңа елда Булатка өйләрендә һәрвакыт ялгыз һәм моңсу була. Әнисе чыршы бизәргә теләми.

«Ул чүп-чарга нигә акча әрәм итәргә? Мин лутчы сиңа берәр әйбәт бүләк алам, улым», – дип әйтә.

Шулай да әнисе, нишләптер, бүләк турында оныта, анысы. Булат һәр ел өметләнә, ләкин Яңа ел көннәрендә аның өметләре акланмый.

«Әни миңа бүләкләр аладыр да, аннан эчеп, аларны югалтып бетерәдер», – дип уйлады берсендә Булат һәм бүләкләргә башка өметләнми башлады.

Әмма быел әнисе кырт кисеп әйтте.

«Быел бүләк булачак сиңа, улым, чынлап әйтәм. Ант итәм!» – диде әнисе.

Яңа ел киче җитте. Көчек сорап, Кыш бабайга язган хат иртәдән бирле мендәр астында ятты. Әнисе соң кайтты, исерек, кәефе күтәренке. Алпан-тилпән килеп бүлмәгә кереп китте һәм Булатның диванына ауды, Яңа ел турында ниндидер җыр шыңшыды. Соңыннан улын кочакламакчы булды.

«Яңа ел белән, улым. Ә мин бу юлы буш кул түгел. Вәгъдә иткәнчә, булыр сиңа бүләк. Бәй, кайда соң әле ул?» – диде.

Булат авыр сулап куйды. Нишлисең инде, улына дигән бүләкне тагын югалткан, димәк. Ә бу вакытта әнисенең ишек төбендә калган сумкасында нидер чинаган кебек булды.

«Ә-ә-ә, сумкада бит ул! Исерек сантый, диген ә!» – диде дә, Җәмилә кычкырып көлеп җибәрде, сумкасын алып селтәде, аның эченнән идәнгә пычрак, ябык песи баласы килеп төште.

Куркынган песи баласы урынында катып калды һәм, нишләргә белмичә, чинавын дәвам итте. Ә Булат шатлыгыннан кулларын чәбәкләп, сикереп куйды, «рәхмәт!» дип кычкырды. Димәк, мәрхәмәтле Кыш бабай аның хатын укыган бит! Ә көчек урынына аңа песи баласы алып килүе мөһим түгел инде. Бу көнне Кыш бабайның меңләгән баладан, меңләгән хаты бар бит, буталуы да бик мөмкин. Нинди аерма! Иң мөһиме: хәзер аның нәни җөнләпәс дусты бар! Нинди бәхет!

Булат кулларына алгач, песи баласы тынычланды, нәни күзләрен йомды һәм мырлый башлады. Булат әнисенә тагын бер кат рәхмәт әйтергә теләгән иде, әмма ул караватка ауган һәм гырлый-гырлый йоклап ята иде инде.

Песине кулыннан да төшермичә, Булат әкрен генә кухняга узды. Суыткычта әзрәк сөт калган. Булат аны бер тәлинкәгә салды, әзрәк ипи кисәкләре өстәде һәм песи баласын тәлинкә янына җибәрде. Нәни йомшак йомгак, комсызланып, сөтне эчә башлады, ә аның кечкенә койрыгы кызык итеп як-якка селкенеп тора.

«Әй, нәрсә койрыгыңны болгаган буласың, ә? Чебен куасың әллә? Ярар, алайса сиңа Көш-Көш дип исем кушам, яме», – дип ягымлы гына сөйләнде дә Булат, песинең колакларын сак кына тарткалап, уйнап алды.

Песи ашагач, Булат аны үзе белән диванына алып китте, озак та үтмәде, икесе дә йоклап китте. Әмма аларга тәмләп йокларга язмаган икән. Берәр сәгать узды микән, өйдә тавыш купты.

«Ах син, хайван. Буып үтерәм! Өйдә бер песи дә булмаячак башка!» – дип кычкыра иде әнисе кухнядан.

Куркып калган Булат песине куенына кысты һәм ипләп кенә әнисе янына килде. Җәмилә идәндә ята һәм ничек кенә тырышса да тора алмый иде.

«Әнием, әнием, нәрсә булды? Хәлең беттеме? Әни, әйдә, тор инде!» – дип гаҗизлектән елап җибәрде Булат.

Улының кулында калтыранып торган песи баласын күргәч, хатын бар ачуына кычкырып җибәрде.

«Бу кабәхәтнең нәрсә эшләгәнен күрдеңме син? Нигә сигән сидеген сөртеп куймадың? Мин шуңа таеп егылдым, чүттән генә башым белән өстәлгә бәрелмәдем, малай актыгы! Син торып чыкканда анаң үлеп ятса нишләр идең икән! Булды, җитте! Бир бу хайванны миңа!» – дип кычкырды Җәмилә.

Аягына көчкә басты да улының кулындагы Көш-Көшне тартып алды һәм тәрәзәдән болгап очырды. Булат бер мизгелгә тораташтай катып калды, соңыннан акылдан шашкан әнисенә таба борылды.

«Күралмыйм сине! Үтерүе син!» – дип әнисенә кычкырды.

Соңыннан өстенә җылы кием дә киеп тормыйча, нишләргә белми, урамга чабып чыкты.

Кар өстендә яткан песи баласын шундук күреп алды Булат. Янына килде, ягымлы гына итеп «Көш-Көш!» дип чакырды. Әмма бичара песи селкенмәде дә, бер тавыш та чыгармады. Шунда Булат аның янына чүгәләде, ипләп кенә песине сыйпады, шунда Көш-Көш койрыгын селкетеп куйды.

...Яңа елны көткәндә Рәмилә авыр сулап куйды. Тамчы да бәйрәм кәефе юк, табын да корасы килми. Әмма башыннан бер уй сызылып узды.

«Бәлки, Яңа елны кагыйдә буенча каршыламаганга теләкләр чынга ашмыйдыр? Бәлки, Кыш бабай килеп чыгар? Ә мин аны нәрсә белән сыйлаячакмын соң? Торт һәм җиләк-җимешләр булса да алып керим инде. Ни дисәң дә бәйрәм бит», – дип уйлады ул.

Төнге салкын тәненә үтә башлады, кыз адымнарын тизләтте. Караса, күрше йорт ишегалдында ялгыз бер бала басып тора. Өйдә кия торган ыштан һәм майкадан гына! Шундый салкын төндә!

«Әй, малай, нишләп торасың? Салкын тия бит! Кайда синең әти-әниең?» – дип сорады Рәмилә.

Өстендәге пәлтәсен салды да, туңып басып торган баланың өстенә элде.

Ябык кына бу малай елап җибәрде һәм карга төртеп күрсәтте.

«Әнә кара! Әни аны тәрәзәдән ыргытты. Мин аны кулга алырга куркам, ул үлеп ятадыр инде», – диде шыңшый-шыңшый.

«Сез биектә яшәмисезме соң?» – дип өмет белән сорады Рәмилә.

«Беренче катта...» – диде Булат.

«Алайса, куркыр әйбер юк. Курыккан гына ул мескен, шуңа урыныннан кузгалмый ята», – диде Рәмилә, җиңел сулап.

Әйтерсең, песи барысын да аңлады – бу мәрхәмәтле кызга карады һәм ипләп кенә аякларына басты. Бәхетле малай шунда ук аны кулларына алды. Һәм бу вакытта беренче каттагы пычрак тәрәзә ачылды һәм анда чәче-башы тузган хатын-кыз күренде.

«Булат, нәрсә исәрләнеп йөрисең? Кер өйгә, тиз бул, катып үләсең бит! Кер!» – дип кычкырды.

Малай куырылып калды һәм Рәмиләгә карады. Кыз да аны аңлап башын кагып куйды һәм, ягымлы гына итеп, Булатның әнисенә эндәште.

«Яңа ел белән сезне! Минем исемем Рәмилә, сезнең күрше йортта яшим. Зинһар өчен, Булатны минем белән җибәрегез әле. Торт белән чәй эчәрбез. Мин сезгә телефон номерымны калдырам. Ә иртәгә баланы үзем алып килермен», – диде.

Җәмилә бераз уйланып торды да, тәрәзәдән улының кышкы курткасын һәм ботинкаларын ыргытты да хуплап башын какты.

«Чынлап та, исерек әнисе белән ач килеш өйдә утырмасын әле», – диде.

Рәмилә Булатка киенергә булышты да, икәүләп, кибеткә керделәр. Рәмилә әллә никадәр тәмле әйбер сатып алды, песи турында да онытмады, аңа да тәмлүшкәләр эләкте. Бәйрәм бик күңелле узды!

Булат юкка гына Кыш бабайга шулкадәр нык ышанмаган икән! Ә соңыннан аңа Рәмилә дә ышана башлады. Чөнки бар теләгән теләге шул ук елда чынга ашты бит. Бик яхшы кешене очратты һәм, ниһаять, гаилә бәхетен татыды.

Ни гаҗәп, Булатның да тормышы җайга салынды: аның әнисе Рәмилә апасы белән дуслашып китте һәм кинәт кенә эчүен ташлады. Ә инде шактый гына симергән Көш-Көш хәзер 2 өйгә бер песи булып, рәхәттә, балда-майда яшәп ята.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100