news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа ел могҗизасы: бер тәүлектә Татарстанда 47 бала дөньяга килгән

news_top
Яңа ел могҗизасы: бер тәүлектә Татарстанда 47 бала дөньяга килгән
Фото: © "Татар-информ"

Татарстанда 2026 елда дөньяга килгән беренче сабыйлар – ике ир бала. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән «Челнинские известия» яза.

Алар 1 гыйнварда Казандагы бала тудыру йортында 00:45 сәгатьтә 1 секунд ара белән туганнар.

Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 31 декабрь көнне иртәнге 8 сәгатьтән 1 гыйнвар иртәсенә кадәр төбәктә 47 бала дөньяга килгән: 21 малай һәм 26 кыз.

Яңа ел төнендә, төнге 12 сәгатьтән иртәнге 8гә кадәр 18 бала (8 малай һәм 10 кыз) туган.

Елның тарихи «беренчеләре» булып ике кечкенә татарстанлы санала. Икесе дә М.Н. Садыков исемендәге перинаталь үзәктә туган. Сабыйлар һәм аларның әниләре үзләрен яхшы хис итә. Яңа туган балаларның авырлыгы 2,8 һәм 4 килограммнан артык, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар