Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа ел корпоративы гаугасы: Меладзены илдән сөрергә өндиләр

news_top_970_100
Яңа ел корпоративы гаугасы: Меладзены илдән сөрергә өндиләр
Рамил Гали

Социаль челтәрләрдә Валерий Меладзеның Дубайдагы Яңа ел корпоративында чыгышы видеосы гауга чыгарды. Җырчы чыгышыннан соң аның янына яшьләр килә һәм Украина милләтчеләре (Россиядә тыелган) тарафыннан кулланыла торган лозунг – «кричалка»ның беренче өлешен әйтәләр. (Мәгънәсе – Украинага дан сүзләре). Меладзе, «кричалканы» дәвам итеп, лозунгның икенче өлешен кабатлый. Бу сүзләрне ул микрофонга әйтми, шыпырт кына әйтә, «тс-с» дип өсти, аннары микрофонга үзенең сәясәттән читтә булуын әйтә.

Кайбер депутатлар җырчының бу гамәлен сатлыкҗанлык дип атаган һәм чаралар күрүне таләп итә. «Гадел Россия» («Справедливая Россия») фракциясе җитәкчесе Сергей Миронов Меладзены мактаулы исемнәрдән мәхрүм итүне сорый. Җырчының Россиянең атказанган артисты һәм Чечняның халык артисты исемнәре бар. 

«Аның гамәле гаепләүгә лаек, – дип язган депутат. – Ул ике урындыкта берьюлы утырмакчы, төрле яктан да «йолкып» алмакчы. Гамәленә караганда, бу «артист» үз ягын сайлап алган». Депутат фикеренчә, мактаулы исемнәрдән мәхрүм итү «гадел һәм дөрес».

Миронов фикеренчә, «җинаятьчел «кричалка»га теләктәшлек күрсәтү – сәясәттән читтә булу түгел». Депутат Россиядән читтән кичәләр уздыруны да гаеп эш дип атаган.

Оренбургтан Федерация Советы сенаторы Елена Афанасьева исә Меладзены Россия гражданлыгыннан мәхрүм итәргә чакыра.

«Хайванлык. Гариплек. Хыянәт. Моның өчен Меладзены мактаулы исемнәреннән түгел, Россия гражданлыгыннан мәхрүм итәргә кирәк», – дигән ул.

РФ халык артисты, Зур Мәскәү циркы директоры Эдгард Запашный исә Меладзены чит илгә сөрү яклы. «Валерийга кайда яшәвен ачыкларга кирәк. Әгәр ул шундый сүзләр әйтә икән, димәк, мин аңа Россияне ташлап чыгып китәргә тәкъдим итәр идем. Чөнки ул күңелсезлекләргә юлыгырга мөмкин», – дигән ул. 

Шушы ук кичәдә Олег Газманов та катнашкан. Аннан «кем яклы» булуын сорыйлар, әмма җырчы бу сорауга җавап бирми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100