news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа ел каршылаганда петарда аттырырга ярыймы – юрист җавабы

news_top

Яңа ел бәйрәмнәрендә петардалар һәм фейерверклар шартлатырга яратучылар күп. Закон петарда аттыруны тыймый, ләкин мондый пиротехниканы куллануның төгәл регламенты бар. Таләпләрне бозучыларга административ җаваплылык яный. Бу хакта юрист Руслан Шәймөхәммәтовка сылтама белән «Челнинские известия» яза.

Белгеч аңлатканча, пиротехник продукцияне куллану тәртибе һәм шартлары РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 16 сентябрендәге 1479 нчы «Россия Федерациясендә янгынга каршы режим кагыйдәләрен раслау турында»гы карарында билгеләнгән.

Төп кагыйдә – дөрес урын сайлау, дип ассызыклый юрист. Пиротехникаэшләнмәләрен бары тик ачык мәйданчыкларда гына шартлатырга рөхсәт ителә. Мәйданчык нинди зурлыкта булырга тиеш икәнлеге петарданың тышлыгында күрсәтелә.

Петардаларны агачлар, электр линияләре астында шартлату катгый рәвештә тыела. Моннан тыш, 16 яше тулмаган затларга пиротехника куллану рөхсәт ителми.

Кагыйдәләрне бозучыларга административ җаваплылык яный, дип кисәтте белгеч. Пиротехник эшләнмәләрне дөрес кулланмаучылар РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.4 нче маддәсе (Янгын иминлеге таләпләрен бозу) яки 20.1 нче маддәсенең 1 нче өлеше (Кече хулиганлык) нигезендә җаваплылыкка җәлеп ителергә мөмкин. Әлеге маддәләрдә штрафлар һәм башка төрле административ җәзалар каралган.

Юрист шәһәрдә яшәүчеләргә, пиротехника шартлату тавышы аркасында уңайсызлыклар кичергән яки дөрес кулланылмаган петардалардан зыян күргән очракта, кичекмәстән полиция органнарына мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. Белгеч аңлатканча, мондый очракта хулиганлык турында гариза язарга һәм, мөмкин булса, дәлилләр китерергә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар