Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа ел каникулларында кая барырга?

news_top_970_100
Яңа ел каникулларында кая барырга?
"Татар-информ" архивы

Республикада Яңа ел каникулларын кызыклы итеп кайда үткәреп була икәне махсус әзерләнгән «Татарстан: 1001 удовольствие» программасыннан аңлашыла. Әлеге программа республика буенча сәяхәт итүнең 60 төрле маршрутын тәкъдим итә.

Күптән түгел бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән пресс-конференциядә сөйләделәр. ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр иткәнчә, теләгән һәркем идеяләр белән visit-tatarstan.com сайтында җентекләп таныша ала

Православ динендәгеләр өчен Яшел Үзән районындагы Раифа Богородица ирләр монастыре сәяхәт итү өчен иң популяр урын булып кала. Анда 1 гыйнвардан башлап ачык һавада «Боз һәм яктылык» («Лед и свет») традицион Раштуа кар һәм боз фигуралары фестивале үткәрелә. Шулай ук Яшел Үзән районында 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр план режимында эшләячәк «Татар авылы» этнографик комплексы бар. Бу комплекста кунаклар өчен «Яңа ел Сабантуе – 2024» махсус программасы үткәреләчәк. Аның төп геройлары арасында Кыш Бабай, Шүрәле һәм Гөлчәчәк тә бар.

Яңа ел каникуллары өчен башка кызыклы идеяләр дә күп. Мәсәлән, балалар белән Кыш бабай һәм Кар кызы резиденциясенә барырга була. Ул Арча районының «Могҗизалар урманы» интерактив паркында урнашкан. Бирегә киләчәк елның 25 гыйнварына кадәр барырга була. Парк территориясендәге уйнау мәйданчыгында ел әйләнәсе эшли торган 8 метрлы тау бар.

Лаеш районында Сәмрух кинобистәсе территориясендә булып, Державин исемендәге музейда яңартылган экспозицияне карарга мөмкин. Сүз уңаеннан, музей объектлары анда 2 гыйнвардан эшли башлаячак.

3 гыйнвардан Тәтеш шәһәренең барлык музейларында интерактив программалар һәм мастер-класслар узачак. Мәсәлән, Молостовлар утарында «Утардагы кышкы йолалар – 100 елдан соң» экскурсия программасы планлаштырылган.

5 гыйнварда Кукмарада «Кукмара итекләре» фестиваль-ярминкәсе узачак.

Чистайда дәүләт музей-тыюлыгы 20 декабрьдән 14 гыйнварга кадәр сәүдәгәр Подуруев утарында Яңа ел бал-маскарадына көтә.

Шулай ук Яңа ел каникулларын табигатьтә дә үткәрергә мөмкин. «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының «Табигый территорияләр буенча дирекция» департаменты җитәкчесе Оксана Саргина билгеләп үтүенчә, Татарстанда 43 глэмпинг объекты, экоотель һәм ял базалары бар. Алар ТРның 16 районында урнашкан. Спикер ассызыклаганча, «Свияга глэмп» быел Татарстанда халык тавыш бирү версиясе буенча иң яхшы глэмпинг дип танылган. Саргина анда шугалак барлыгын, һәр йортта Яңа ел фильмнарын карау өчен проектор булачагын да әйтте. Объект үзе дә бик матур итеп бизәлгән. Башка объектлар да бәйрәм программасын әзерләгән. Мәсәлән, Бөгелмә районындагы «Бушидо парк» глэмпингында 29 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр атта йөрүләр, мастер-класслар һәм Кыш бабай белән Кар кызы котлаулары планлаштырылган. «Урман кэмп» та кунакларга кайнар зур мичкәләр һәм рус мунчасы тәкъдим ителәчәк.

«Лебедино Эко» глэмпингында чаңгыда шуып, аэрочана һәм «банан»да йөреп булачак.

«Казан Кремле» Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы»ның үсеш буенча директор урынбасары Лия Дәүләтшина хәбәр иткәнчә, Казан Кремлен бәйрәм аркалары белән бизәгәннәр инде. Кабул итү урыннары (Присутственные места) ишегалдында яңа ел ярминкәсе эшли башлаган. 15 гыйнварда анда концерт һәм театральләштерелгән тамашалар булачак. Керү бушлай. Программа белән тулысынча Казан Кремле сайтында танышырга мөмкин.

Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгын үстерү буенча генераль директор урынбасары Тәнзилә Агишина әйтүенчә, аларның шәһәрендә төп чыршыны ачу тантанасы 15 декабрьдә булган. Яңа ел каникулларында бар кешене дә бәйрәм программаларына чакыралар.

КФУның Василий Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе директоры урынбасары, музей мөдире Маргарита Евдокимова әйтүенчә, обсерватория гыйнварның беренче көннәреннән үк эшләячәк, шуңа күрә Яңа ел каникулларында экскурсиягә килергә мөмкин.

«Казанские ведомости», Елизавета Черкина

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100