Популяр җырчы Римма Никитина бәйрәм алдыннан «Яңа ел иртәсе» дигән яңа җырын тәкъдим итте. Ул бу хакта социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә язды.
«Олысы-кечесе – барысы да
Яңа ел кичәсен көтәләр.
Кыш бабай, Кар кызы көттерми,
Буранлап килеп тә җитәләр...»