Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа ел гирляндасы аркасында ике бала, аларның анасы һәлак булган, бер бала авыр хәлдә

news_top_970_100

Волгоград өлкәсендә Калач-на-Дону шәһәрендә хатын-кыз һәм аның 2 баласы янгында һәлак булган. Якынча белешмә буенча, янгын ватык гирлянда аркасында килеп чыккан. Бу турыда Волгоград.Онлайн Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр итте.

«29 декабрьгә каршы төндә шәхси йортта янгын вакытында 34 яшьлек хатын-кыз, аның 1 һәм 5 яшьлек ике баласы һәлак була. Тагын бер бала сөрем газы белән агуланган, аны хастаханәгә салганнар. Дүртенче бала һәм гаилә башлыгы янгын вакытында өйдә булмый, алар имгәнмәгән», – дип сөйләгән ведомство вәкиле.

Җинаять эше ачылган. Якынча белешмә буенча, өйне Яңа елга бизәгәннәр, гирлянда ватык булу сәбәпле, янгын чыккан.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, янгын турында 29 декабрьдә 0.02 сәгатьтә хәбәр иткәннәр. 8х8 метр үлчәмле шәхси йорт тулысынча яна. Урында 3 мәет – 34 яшьлек хатын-кыз, 5 яшьлек малай, 1 яшьлек кыз табыла. Тагын бер баланы коткаралар, ул авыр хәлдә хастаханәгә озатылган. Янгынны 00.50 сәгатьтә сүндерәләр.

Сәламәтлек саклау комитеты белешмәсе буенча, исән калган баланың хәлен стабильләштергәннәр. «Малай реанимация бүлегендә ята, аның хәле уртача авырлыкта. Аны Волгоградка күчерү мәсьәләсе хәл ителә», – диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100