Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдинов Яңа елны кем белән каршы алачагын әйткән

news_top_970_100
Руслан Кираметдинов Яңа елны кем белән каршы алачагын әйткән
социаль челтәрләр

Җырчы Руслан Кираметдинов Яңа елны улы һәм кызы белән бергә каршы алырга җыена. Бу хакта ул «Туган тел» телеканалы алып баручысы Ирина Вәлиуллинага сөйләгән. 

«Яңа ел – гаилә бәйрәме. Элегрәк мин бу бәйрәмне гаилә белән үткәрә идем, хәзер инде әти-әниләр, балалар белән уздырырга тырышам. Быел, Алла теләсә, Яңа елны балалар белән каршы алачакбыз. Улым: «Әти, бергәләп каршылыйсы килә», – дип шалтыратты инде.

Яңа ел мизгелләрен кечкенә чакта бик көтә идем. Кыш айларын шушы бәйрәмгә әзерлек өчен яратам. Ә инде кабат кыш азрак туйдыра башлый», – дип сөйләгән ул телеканалга. 

«Яңа елда бүләкләр алырга яратасызмы әллә инде бирергәме?» – дип тә сораганнар җырчыдан. 

«Безнең гаиләдә шундый гадәт бар – 31е көнне көндез бөтен дусларыбыз, туганнарыбызны бәйрәм белән котлап чыгабыз. Конфетлар, мандариннар өләшәбез. Ә инде үземә килгәндә, мин күбрәк бүләкләрне алырга яратам», –дигән Руслан. 

Руслан Кираметдинов Яңа ел өстәлендәге иң яраткан ризыгының «тун астындагы сельдь» булуын дә әйткән. 

 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 21 декабрь 2022
    Исемсез
    Анын хатыны гайбэтче хатын. Ул дорес тэрбия алмаган. Ир хакларын хаклый белмэуче.
  • 21 декабрь 2022
    Исемсез
    Руслан хатыны турында бер начар суз чыгармады, гел семья сына тартыла, Хатыны чикерткя, бетен гаепне Руслана талады, узе фярештя, гаеп 2 яктада була.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100