Яңа ел чыршысын гади контейнер мәйданчыгына чыгарып ташларга теләүчеләр штрафка тартыла ала. Бу хакта торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе юристы Александр Ушаков сөйләде, дип яза «Татар-информ»
Белгеч билгеләп үткәнчә, гамәлдәге ГОСТ таләпләренә ярашлы, зур күләмле чүп-чарны һәм җиһазларны махсус тәртиптә утильләштерергә кирәк. Моннан тыш, чүплеккә ташланган чыршы янгын куркынычы да тудырырга мөмкин. Әгәр хокук бозу видеокамералар аша теркәлсә, гаепле затка административ җаваплылык яный.
«Җиһазларны һәм зур күләмле чүп-чарны (чыршы да шушы категориягә керә) каты коммуналь калдыклар өчен билгеләнгән контейнер мәйданчыкларына ташлау тыела. Чөнки каты коммуналь калдыкларны җыю һәм утильләштерү тәртибе зур күләмле чүп-чарны чыгару һәм эшкәртү ысулларыннан нык аерыла», – дип аңлатты Ушаков «Абзац» басмасы белән әңгәмәдә.
Ул контейнер мәйданчыкларының зур күләмле чүп-чарны саклауга җайлаштырылмавын да өстәде.
«Урамда рөхсәтсез чүплек барлыкка килә, ә бу – үтеп баручылар өчен куркыныч тудыра. Әлеге хокук бозу өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.2 нче маддәсе нигезендә җаваплылык каралган: гади гражданнар өчен штраф 2-3 мең сум тәшкил итә, ә вазыйфаи затлар һәм оешмалар өчен ул – шактый зуррак, хәтта эшчәнлекне 90 тәүлеккә кадәр туктату куркынычы да бар», – дип ассызыклады юрист.