news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа ел чыршысы белән өегезгә нинди «сюрпризлар» кайтырга мөмкин?

news_top
Яңа ел чыршысы белән өегезгә нинди «сюрпризлар» кайтырга мөмкин?
Фото: © «Татар-информ»

Яңа ел алдыннан социаль челтәрләрдә сатып алынган чыршыларда яшеренгән, имештер, куркыныч буынтыкаяклылар турында мәгълүмат таралды. Кулланучылар чыршыларда табылган бөҗәкләрнең фотосурәтләре белән уртаклашты.

КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты зоология һәм гомуми биология кафедрасы доценты Николай Шулаев әлеге хәлгә ачыклык кертте. Бу хакта КФУ матбугат хезмәте хәбәр итә. Галим сүзләренчә, кулланучыларның фотоларында талпаннар булырга мөмкин түгел: талпаннарның 8 аягы була, ә фотодагы бөҗәкләрдә 6 аяк һәм мыекчалар ачык күренә.

Фото: © https://media.kpfu.ru

«Зурлыгы буенча, ылыслы үсемлекләрдә яшәүче кандалага охшаган. Бу бөҗәкләр агач согы белән туклана һәм ботакларда кышлый ала», – ди белгеч.

Аның сүзләренчә, чыршыларда телә булуы да ихтимал. Бу бөҗәкләр кешеләр өчен дә, йорт хайваннары өчен дә куркыныч тудырмый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар