news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Яңа ел белән!» дип язып калдырган» – компьютер алып бирмәгән өчен малай үзенә кул салган

news_top

Новосибирскида Яңа ел төнендә 14 яшьлек малай үзенә кул сала. Бу 31 декабрьдә, Яңа ел башлануга 20 минут кала булган.

Үсмер малай үзенә компьютер бүләк итәчәкләр дип көткән. Әмма Яңа ел төнендә ул көтелгән бүләк булмаячагын белә – начар укыган өчен бүләк бирмәячәкбез, диләр аңа. Малай язу язып калдыра һәм үзенә кул сала.

«Моңа сез гаепле. Минем якыннарыма әйтегез – мин аларны бик яраттым. Яңа 2024 ел белән».

Шушындый ук фаҗига былтыр Якутиядә булган иде – 12 яшьлек малай әнисе һәм үги әтисе белән яшәгән. Ул «Майнкрафт» уены белән мавыга, һәм аңа яхшы компьютер кирәк була. Ул 50 мең сум сорый, әмма аңа бирмиләр. Малай үзенә кул сала. Ул үзен ««мальчик-майнкрафтер» дип атап йөргән була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар