news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа ел бәйрәмнәрендә була торган нинди гади симптом яман шеш турында кисәтергә мөмкин?

news_top
Яңа ел бәйрәмнәрендә була торган нинди гади симптом яман шеш турында кисәтергә мөмкин?
Фото: © "Татар-информ"

Табиблар ачыклаганча, Яңа ел бәйрәмнәрендә артык ашагач эч күперү җитди авырулар турында кисәтергә мөмкин. Бу турыда «Радио 1» хәбәр итте.

Хатын-кызларда эч күперү күкәйлекләрдә рак, ризык кабул итә алмау яки яман шешләр турында хәбәр итүе ихтимал.

Табиб сүзләренчә, мондый халәт Крон авыруы яки дивертикулит турында да сөйләргә мөмкин.

Шулай да эч күперү 2-3 атна дәвам итсә генә куркырга кирәк, ди белгеч.

Яңа ел бәйрәмнәрендә артык күп ашамагыз, чөнки майлы ризык кебек, баллы яки тозлы әйберләр дә ашкайнату системасына өстәмә йөкләнеш барлыкка китерә, күп итеп су эчегез, дип киңәш итә табиблар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар