Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа ел бәйрәмнәрендә башкалабызда нинди чаралар көтелә

Казанда тиздән бәйрәм чаралары башлана. Бәйрәм программасы гыйнвар уртасына кадәр дәвам итәчәк, бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

news_top_970_100
Яңа ел бәйрәмнәрендә башкалабызда нинди чаралар көтелә

Яңа елга Казанда 13 паркта яңа ел чыршысы куячаклар. Барысы 108 бәйрәм чарасы әзерлиләр, алар Казанның 19 паркында оештырылачак, дип яза Казан мэриясе.

18 декабрь көнне казанлыларны Спорт паркына чаңгы шуарга чакыралар. Гади шуу гына түгел, экскурсовод белән берлектә — инструктор Андрей Семенов барлык теләүчеләрне чаңгыга бастыра, биолог Антон Бортяков исә бу территориядәге агач-куаклар төрлелеге турында экскурсия үткәрә. Бу хакта «Казанские ведомости» яза. Очрашу 11.00 сәгатькә, «Ак Барс Арена» һәм Су спорт төрләре сарае арасындагы мәйданга тәгаенләнгән. 

22 декабрь көнне Казансу яр буенда башкаладагы беренче экологик чыршыны ачалар. Аны Danaflex компаниясе сәнәгать калдыкларыннан һәм казанлыларның «Әйе, мишура!» акциясенә кушылып җыйган мишурадан әзерләнгән гранулалардан ясаганнар. Дүрт метр биеклектәге конструкция Казансу яр буе һәм «УРАМ» экстрим-паркы янындагы футбол кырына куелган. Чара 18.00 сәгатьтә башлана.

 

Фото: © Владимир Васильев

23 декабрь көнне «Черек күл» паркында шугалак ачыла. Кыш дәвамында анда «Чагылыш» тематикасына ак һәм кара, яхшылык һәм начарлык, игелек һәм явызлык төшенчәләре капма-каршы куелып, төрле чаралар оештырылачак. Гыйнвар бәйрәмнәрендә яңа ел фильмнары карау да, фигуралы шуу буенча балалар өчен мастер-класслар да, бозда кичке бәйрәм кичәсе дә күздә тотыла.

24 декабрь һәм 5 гыйнвар көннәрендә Горки-Әмәт урманында Яшьләр курчак театры куелышында «Дүрт стена артында» дигән Яңа ел әкиятен карарга мөмкин.

24 декабрьдә сәламәт тормыш рәвеше алып барырга омтылучыларны «Рус-немец Швейцариясе» кышкы урманы буйлап инструкторлар һәм биолог белән берлектә скандинав таяклары белән йөрергә чакыралар. Экскурсия 2 сәгать дәвам итәчәк. Очрашу вакыты һәм урыны: 11.00 сәгатьтә Миллениум күпере астында. 

25 декабрь — католикларның Раштуа көнендә Лядской бакчасында «Атмосфера» төркеме җырлый. Артистлар традицион бәйрәм җырларын төрле телләрдә а-капеллага башкарачак.

27 декабрьдән Казанның 8 җәмәгать урынында башкала циркы акробатлары, жонглер һәм эквилибристлары «Уенчыклар тормышы» дип аталган тамаша белән чыгыш ясый башлый. «Гастрольләр» 4 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Тамашаларның кайчан һәм кайда буласы хакында соңрак социаль челтәрләрдә шәһәрнең парк һәм скверлар дирекцияләре хәбәр итәчәк.

Яңа елны каршыларга казанлылар һәм кунакларны быел «Черек күл» паркына чакыралар. 31 декабрь көнне анда тәкъдим ителгән бәйрәм чарасы иртәнге сәгать 3 кә кадәр барыр, дип ниятләнә.

1 гыйнвар көнне «Совет канатлары» паркында ретро-хитлардан төзелгән «Зәңгәр ут» концерты була.

2 гыйнварда Урицкий исемендәге паркта беренче мәртәбә кар атышу ярышы оештыралар.

Шушы ук көнне Горки-Әмәт урманында үз кулларың белән карнавал костюмы ясау буенча мастер-класс оештырыла. Ясаган костюмнарны исә 3 гыйнвар көнне Карбышев һәм Танк урамнары чигендә урнашкан «Төзелеш тармагы барлыкка килүгә 100 ел» яңа скверындагы шугалакта, балалар карнавалында тәкъдим итәчәкләр.

4 гыйнвар көнне Горки-Әмәт урманындагы «Лес» кафесында казанлыларны Stand Up көтә. Шаяртучылар – Казандагы Stand Up Club резидентлары.

 

Фото: © Владимир Васильев

Казансу яр буенда кышкы волейбол уеннары да 4 гыйнварда оештырыла. Быел кышкы волейбол кагыйдәләре үзгәрде – хәзер катнаш командалар да уйный ала. Шуңа күрә, уенга кызларны да көтәләр. Уйнаучыларга Volley&you мәктәбенә нигез салган остаз Толмаз Хәсәнов хөкемдарлык итәчәк. Уеннар «УРАМ» экстрим-паркы волейбол мәйданында, 11.00 сәгатьтә дип тәгаенләнгән. Уенда катнашу өчен Volley&you социаль челтәрендә теркәлергә мөмкин. 

6 гыйнвар көнне Дербышкидагы Комсомольск күлендә җирле «моржлар» берләшмәсе өчен бәйрәм оештырыла. Программада – бәкедә коену, мичкә-мунча һәм иҗат коллективлары чыгышы.

6 гыйнвар көнне Горки-Әмәт урманында да бәйрәм чарасы ниятләнә: казанлылар һәм башкала кунаклары каршында Дагыстаннан килгән «Нееет, ты что» һәм Йошкар-Оладан «Маног-Буст» төркемнәре чыгыш ясый.

Бу көнне казанлылар һава мендәрендәге суднода Казансуның кышкы гүзәллегенә соклана алачак. Тукталышларда биологлар Антон Бортяков һәм Марк Шишкин бу урыннарның тарихи һәм экологик үзенчәлекләре турында сөйләячәк. Очрашу вакыты һәм урыны: 11.00 сәгатьтә киләчәктә булачак «Манзара» паркы, «Түбән елга аръягы» пляжы, Односторонка Гривки урамының 1 йорт, 1 фатиры.

8 гыйнвар көнне шул ук «Манзара» паркының Кремльгә караган яр буенда су яки карда хәрәкәт итүче кайт белән идарә итәргә өйрәнергә мөмкин булачак. Мастер-классны инструкторлар уздыра. Очрашу вакыты һәм урыны: 11.00 сәгатьтә, «Манзара» паркы, «Түбән елга аръягы» пляжы, Односторонка Гривки урамының 1 йорт, 1 фатиры. Теркәлү үтәр өчен социаль челтәрләрдә Казансу үсеш стратегиясе хәбәрләрен күзәтеп бару кирәк. Һава торышына бәйле рәвештә, чараның көне һәм вакыты үзгәрергә дә мөмкин

21 гыйнварда Казансу яр буенда кар атыш бәйгесе ниятләнә. Турнирның төп максаты – каршы якның байрагын яулап алу. Чарада, шулай ук, фудкорт, музыка һәм җанатарлар өчен уеннар каралган. Турнирда 12 команда катнаша ала. Болар – креатив берләшмәләр һәм теләге булган казанлылар, әмма иң элек теркәлү үтәргә кирәк. Кар атышырга теләүчеләрне 12.00 сәгатьтә Казансу яр буендагы «УРАМ» экстрим-паркында көтәләр.

Бу язмада саналганнар – бәйрәм чараларының бер өлеше генә. Тәфсилле программаны Казан парклар һәм скверлар дирекциясе социаль челтәрләрдә яктыртачак. Бәйрәм көннәрендә тагын әле Горки-Әмәт урманында, Җиңү паркы һәм «Аккош күле» («Лебяжье») урман-паркында арендага чаңгы алып, чаңгы шуарга мөмкин. Тюбингта шуарга яратучылар өчен Җиңү паркында, Тынычлык урамындагы паркта таулар бар, монда тюбингны арендага алырга да була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100