news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа ел бәйрәмнәрендә 16 көн ял итеп булачак

news_top
Яңа ел бәйрәмнәрендә 16 көн ял итеп булачак
Фото: © «Татар-информ»

Татарстанда яшәүчеләр Яңа ел бәйрәмнәрендә 16 көн ял итә алачак. Бу турыда «НТР 24» телеканалы хәбәр итте.

Яңа алдыннан 2 көн отпуск рәсмиләштергән очракта, каникул 16 көн дәвам итәчәк.

Производство календаре буенча, Яңа ел һәм Раштуа бәйрәменә 12 көн ял туры килә: 2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр.

«2 отпуск көне хисабына Яңа ел каникулын 16 көнгә кадәр арттырып була. Моның өчен 29 һәм 30 декабрьдә отпуск рәсмиләштерергә кирәк. Шулай итеп, ял 27 декабрьдән (шимбә) башлана», – диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар