Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа ел бәйрәмнәренә ничек ял итәбез?

news_top_970_100
Яңа ел бәйрәмнәренә ничек ял итәбез?
Владимир Васильев

Россиядә Яңа ел каникуллары 2022 елның 31 декабреннән башлана. Бу көн рәсми рәвештә бәйрәм көне итеп билгеләнгән. 2023 елның 1 гыйнварыннан 8 гыйнварына кадәр дә ял көннәре була. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Яңа ел каникулы 1 гыйнвардан 6 гыйнварга кадәр һәм 8 гыйнвар итеп билгеләнә. 7 гыйнварда Раштуа бәйрәме, ул эшләми торган ял көне. 1 һәм 8 гыйнвар 2023 елда якшәмбе көнгә туры килгәнгә, аларны 24 февральгә һәм 8 майга күчерәләр.

2022 елда соңгы эш көне 30 декабрь була. Бу – тулы эш көне, эш сәгате киметелми.

2023 елда беренче эш көне дүшәмбе – 9 гыйнвар була.

2023 елның гыйнварында 5 көнлек өч атна һәм тагын ике эш көне – 30, 31 гыйнвар була. 5\2 графигы буенча эшләүчеләр өчен гыйнварда эш көннәренең гомуми саны 17 көн тәшкил итә.

Гыйнварда ял иткәнгә караганда 3 көнгә артыграк эшлисе була. Суммада 14 ял һәм бәйрәм көн килеп чыга. Шуңа күрә 2023 елның беренче аенда отпуск алу отышлы түгел. Эш көннәре аз, ял өчен түләү дә аз була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100