Бу хәл Яңа ел алдыннан булды.
Ул чакта Римма, «койрыгын болгап» кына, сөйгәне Айратка «безгә бераз аерылышып торырга кирәк» диде. Имеш, аңа алга таба ничек яшәргә икәнен уйларга кирәк, ә Айрат янәшәсендә булганда, ул уйлый алмый. Имеш, егет аңа басым ясый. Менә шулай гына.
Һәм Айрат ялгыз калды. «Вакытлыча» – Римма сүзләренчә. Акылы белән Айрат инде барысын да аңлый. Чөнки «вакытлыча» дигән нәрсәдән дә даимирәк әйбер юк бу дөньяда. Шуңа күрә, әйе, акылы аның мәңгегә киткәнен аңлый, ә йөрәге барыбер көтте. Көтте, көтте, көтте…
Бер атна буе Айрат үз-үзен кая куярга белмичә йөрде. Төнлә, тавышсыз гына, мендәргә капланып елады. Ир-атлар еламый, диләр, имеш. Әмма авырту беркая да китми бит ул. Һәм менә шундый чакта аның баш мие шундый хыялый сценарийлар тәкъдим итә башлады: янәсе, син хәзер менә шуны эшлә, моны эшлә – һәм ул сине, һичшиксез, күреп алачак, бәяләячәк һәм тагын да ныграк яратачак.
Башында төрле күренешләр йөгереп узды. Менә, мәсәлән, аның өе яна, ә ул вакытында килеп җитә дә батырларча аны коткара. Яисә аның песие югала (гомерендә дә песие булганы юк иде, әмма батырлык өчен сәбәп кирәк бит), Римма кайгыдан дарулар эчеп утыра, ә Айрат песине табып кайтара, һәм ул, бәхеттән, егетнең кочагына ташлана.
Бу фантазияләр, әлбәттә, тормышка ашмады.
Көннәр үтә торды. Шәһәр Яңа елга әзерләнә, урамнарда – гирляндалар, витриналарда – чыршылар, ә егетнең эчендә – бушлык. Телефон һәрвакыт кулда, тавышын сүндермичә йөри. Кинәт шалтырар, дип көтә. Язса, дип көтә. Әмма тынлык.
Бервакыт Айрат аңлады: ул үзе уйлап чыгарган Римманы көтә. Ул чынбарлыкта инде бөтенләй башка тормышта, башка уйлар белән яши. Ә Айрат һаман да элекке версиясен саклый.
Яңа ел төнендә Айрат ялгыз калды. Шампан ачмады, телевизорны кабызмады. Төнге 12 тулганда, тәрәзә янына килеп басты. Фейерверклар шартлады, кемдер көлде, кемдер кочаклашты. Ә ул пыяла аша карап, тын гына пышылдады:
– Әгәр дә син бәхетле булсаң – шул җитә…
Шул мизгелдә йөрәгендә нәрсәдер өзелде. Әмма шул ук вакытта җиңеләеп тә китте.
Яңа елдан соң тормыш, акрынлап, үз агымына кайтты. Айрат эшкә чыкты, кешеләр белән аралаша башлады, хәтта елмайды да.
Аннары Айрат язын гына Римманы очратты. Көтмәгәндә. Кибет янында.
– Сәлам.
– Сәлам.
Алар бераз сөйләшеп торды. Гади сүзләр. Һава торышы. Эшләр. Тормыш.
Шул чакта Айрат теге хыялый төннәрен искә төшерде, аның башына нидер китереп суккан кебек булды – теге хыялдагы Римма бу түгел бит! Аның бәхете әле алда, ә Римма инде артта калды. Шул уйдан егетнең күңеленә тынычлык килде, һәм ул тиз-тиз атлап китеп барды...