news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа ел алдыннан коточкыч авариядә әтисе, әнисе һәм үсмер малай һәлак булган

news_top
Яңа ел алдыннан коточкыч авариядә әтисе, әнисе һәм үсмер малай һәлак булган
Фото: Башкортстан буенча ЮХИДИ, https://www.bashinform.ru

31 декабрь көнне Уфа-Инзер-Белорет трассасының 175нче километрында Олы елга авылы янында коточкыч авария була. Биредә 3 кеше үлә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр.

Олы елга авылы янындагы кафедан ерак түгел «Лада Гранта» һәм «Chevrolet Niva» бәрелешә, дип хәбәр итә Башкортстан буенча ЮХИДИ.

«Лада Гранта» машинасындагы кешеләр барысы да – ир белән хатын, аларның улы урында ук үлә. Ир белән хатын икесе дә 1978 елда туган, мәрхүм үсмергә 15 яшь булган.

«Chevrolet Niva» йөртүчесе яньчелгән машина эчендә кала, аны коткаручылар чыгара.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар