news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа ел алдыннан артык авырлыкны киметү өчен нәрсә эшләргә була?

news_top
Яңа ел алдыннан артык авырлыкны киметү өчен нәрсә эшләргә була?
Владимир Васильев

Яңа ел алдыннан артык авырлыкны киметү өчен рационнан тозны алып ташларга яисә киметергә була. Шулай ук күбрәк су эчәргә киңәш ителә. Бу – метаболизм процессларының тизлеген саклау өчен бик кирәк. Бу хакта диетолог Маргарита Королева сөйләде, дип яза «Российская газета».

Кич белән 19 сәгатьтән соң ашамагыз һәм вакытында йокларга ятарга тырышыгыз, дип киңәш итә диетолог.

Диетолог көненә 3-5 тапкыр ашау дөрес дип саный. Бер ашаганда ризык күләме бер стаканга сыя торган булырга тиеш, ягъни 250дән 300 млга кадәр.

Диетолог Яңа ел өстәле янына ач килеш килеп утырырга киңәш итми. Шулай ук, ач килеш, шампан шәрабе дә эчәргә ярамый, ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар