news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа дуэт: Илназар һәм Зәринә Хәсәншинаның «Бәхет алмасы» җыры чыкты

news_top
Яңа дуэт: Илназар һәм Зәринә Хәсәншинаның «Бәхет алмасы» җыры чыкты
Фото: Зәринә Хәсәншинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татар эстрадасындагы яңа дуэт Илназар һәм Зәринә Хәсәншинаның икенче җырлары музыкаль мәйданчыкларда чыкты. Күптән көтелгән «Бәхет алмасы» җырын тамашачылар яратып кабул иткән.

Җырның сүзләрен Гөлфия Шакирова, ә көен Илназар үзе язган.

Зәринә Хәсәншина социаль челтәрдәге сәхифәсендә тамашачыларыннан килгән кайтавазлар белән уртаклаша. Кемдер шушы җырны тыңлап ремонт ясый, кемдер аны тыңлап авылга кайта, кайсылары бу җырны күптән көтүе турында язган, ә икенче берәүләре кушылып җырлаган видеолар җибәргән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар