news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа дуэт: Ильмира Нәгыймова белән Гөлназ Асаева әкәмәт җыр яздырган

news_top
Яңа дуэт: Ильмира Нәгыймова белән Гөлназ Асаева әкәмәт җыр яздырган
Фото: Видеодан скриншот

Эстраданың яшь һәм матур ханымнары Ильмира Нәгыймова белән Гөлназ Асаева тамашачыларга үзләрен дуэт буларак тәкъдим иткән. Алар «Сез хаклы» җырын башкара.

Яңа дуэтны һәм җырны кабул итүчеләр, шулай ук ошатмаучылар да бар:

«Шушы ике тавышны яратып тыңлыйм мин. Ут!», «Искитмәле дуэт», «Хейтерларга җавап», «Әкәмәт», «Текә», «Әллә ничә карадым, кызлар. Шәп булган», – дип, хуплап алучылар күпсанлы смайликлар да калдырган

«Җырның мәгънәсе юк, кемгә җырлыйсыз», «Җырның мәгънәсе нинди? Сүзләр җыелмасы...», «Җыр мәгънәле булырга тиештер инде ул, сүз тезмәсе түгел», – дип канәгатьсезлек белдерүчеләр дә бар.

«Минем гомер театр түгел ул,

Сәхнәдә спектакль уйнамыйм.

Берсен дә гаҗәпкә калдырып

Тәэсир итәргә омтылмыйм...

«Әйбәт» дисәгез дә хаклы сез,

«Начар» дисәгез дә хаклы сез,

Әүлия соң җирдә кайсыбыз?»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар