news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа дуэт: Элвин Грей белән Зәйнәб Фәрхетдинова легендар җырга яңа сулыш биргән

news_top
Яңа дуэт: Элвин Грей белән Зәйнәб Фәрхетдинова легендар җырга яңа сулыш биргән
Фото: Видеодан скриншот

Элвин Грей Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи репертуарындагы җырларны башкарды. Хәзер ул Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова белән легендар «Кар булсам» җырын башкарган һәм тамашачыларга тәкъдим иткән. Тик җырның исеме «Кар булсаң» дип язылган. Элек Зәйнәб ханым бу җырны ире Зөфәр Билалов белән «Кар булсам» исеме белән башкара иде.

«Иске җырларга яңа сулыш бирүегез яхшы. Ә оригиналын яратучылар, канәгатьсезлек белдерергә ашыкмагыз. Җырны ике дуэт башкаруында да тыңлап була бит», – дип акыллы комментарий калдырган берәү. Шулай да «җырны бозгансыз» дип язып калдырганнар.

Кайсы дуэт башкаруында җыр шәп килеп чыккан дип уйлыйсыз?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар