Челтерәвекле бизнес остазы Резедә Шәрипова Казанда гөрләтеп туган көнен билгеләп үтте. Анда татар һәм башкорт эстрадасының күп кенә җырчылары катнашты. Бәйрәмдә Резедә ханым белән Азат Абитов дуэты тәкъдим ителде.
Алар Азат Абитов репертуарындагы «Үткән көннәрне сагынмыйм» җырын башкарды. Җырның авторлары – Чулпан Зиннәтуллина һәм Сәкинә Хәйруллина.
«Синең белән очрашулар
Язмыш көлүе булган.
Назга сусаган йөрәкне
Бозга төрүе булган.
Үткән көннәрне сагынмыйм!
Кояшлы түгел иде.
Янымда син барында да
Мин ятим күңел идем...»