news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа дуэт – Альберт Вәлиуллин белән Гөлназ Асаеваның җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты

news_top
Яңа дуэт – Альберт Вәлиуллин белән Гөлназ Асаеваның җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты
Фото: Видеодан скриншот

Татар эстрадасында яңа дуэт – Альберт Вәлиуллин һәм Гөлназ Асаева тамашачы мәхәббәтен яулады. Аларның «Онытылмас җыр булып» премьерасы музыкаль мәйданчыкларга чыкты.

Җырның сүзләрен Алинә Хисамиева язган, ә көен Риваль Хисмәтуллин иҗат иткән.

«Көтелмәгән һәм һәрберебезнең күңеленә ятачак дуэт музыкаль мәйданчыкларда», – дип хәбәр итә Казанда беренче концертын куйган һәм кыска вакытта тамашачы яратып өлгергән Альберт Вәлиуллин.

«Бик матур җыр, каз тәне чыкты»;

«Ниһаять, яңа дуэт, искиткеч тавыш һәм күңелгә ятарлык матур җыр»;

«Вау!»;

«Көчле тавыш»;

«Афәрин! Бик матур дуэт», – дип хуплап алганнар дуэтны.

«Гөлназның карашы – бомба, ире көнләмиме икән? Әйдә, ирең белән дә дуэт җырла», – дигән тәкъдим дә бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар