Татар эстрадасында яңа дуэт – Айдар Галимов белән яшь җырчы Лейна. Алар «Уклы йөрәк» җырын башкара.
Яңа җыр мәктәптә кабынган мәхәббәт һәм мәктәп белән саубуллашу турында. Авторлар – Эльвира Әхмәтова һәм Гүзәлия.
Җырны тыңлаучылар Гүзәлиянең барлык җырлары да «шедевр» һәм искитмәле дуэт булуы, шәп килеп чыгуы турында язган.