Җырчы Дилә Нигъмәтуллина септопластика һәм борын очына пластик операция ясаткан. Септопластика ул – борын сөяген турайту буенча операция.
«Мин бу операциягә бик озак әзерләндем. Бик күп пластик хирургларда булдым. Күпләр миңа операция ясаудан баш тартты. Әйе борын сөягең кәкре, ләкин куркыныч түгел дип, турайтмаска киңәш иттеләр. Борын очыма бөтенләй кагылмаска куштылар. Бары тик бер табиб кына бу операциягә алынды», – дип сөйләгән иде Дилә бу хакта.
Операциядән соң бер атна узуга Диләнең лангеткасын салдырганнар. Ул бүген үзенең яңа «борынын» күргән.
«Әлегә яңа Диләгә ияләшәм. Мин элек начаррак иде дип әйтә алмыйм, бары тик хәзер мин башка. Тиздән сезне дә яңа Дилә Нигъмәтуллина белән таныштырырмын», – дип хәбәр итә ул сторисларында.

