Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа Чуриле интернатында ашарга сораган өчен пациентны кыйнаганнар? –116.ru

Интернат директоры моны кире кага.

news_top_970_100
Яңа Чуриле интернатында ашарга сораган өчен пациентны кыйнаганнар? –116.ru

116.ru сайты, Арча районындагы Яңа Чуриле интернатында Александр исемле егетне кыйнаганнар, дигән фараз яза. Бу хакта егетнең апасы Татьяна Привалова 116.RU сайтына хәбәр иткән. Татьяна фикеренчә, Александрны башка пациентлар да, санитарлар да кыйный. 

Бу учреждениедә 400ләп акылга зәгыйфь пациент бар. Күптән түгел егет апасына шалтыратып, үзен башка инвалидлар һәм санитар кыйнавына зарланган. Татьяна туганын икенче корпуска күчерүләрен сораган. Учреждение аның бу үтенечен канәгатьләндергән. Әмма бүген ул энесеннән фото алган – анда кара көйгән урыннар күренә. Ул тотлыга-тотлыга сөйләгән – үз порциясен ашап бетергәннән соң өстәмә сораган өчен, аны санитар швабра белән кыйнаган. 

Татьяна әйтүенчә, ул туганына ашарга җибәрә, әмма, аның фикеренчә, бу продуктлар туганына килеп җитми. 

Сайт учреждениенең директоры Гүзәл Нигъмәтҗанова белән сөйләшкән. Ул барысын да кире каккан, Татьянаны сөйләшү өчен интернатка чакырганын әйткән. «Аның тәнендә синяклары юк. Аны медсестра карады. Беләзегендә кечкенә генә синягы бар, ул бәрелдем дип әйтә», – дигән директор.

Директор сайтка Татьянаның туганы янына күптән килмәгәнен, энесенең апасын күрер өчен шундый ялганга баруын әйткән. Татьяна ярты елга бер баруын әйткән. Әмма директор Александрның аркасындагы синякларның каян килеп чыкканын аңлата алмады, дип яза сайт.

Быел февраль аенда интернатның элекке директорына, мошенниклыкта гаепләп, җинаять эше кузгатылды. Ул 14 хезмәткәргә премия язган, ул акчаларның бер өлешен үзенә алган. Шул рәвешчә, ул 1,8 миллион сум үзләштергән, дип фаразлана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100