Яңа Чишмә районында яшәүче Дмитрий мобилизациянең беренче көннәреннән үк махсус хәрби операциягә киткән.
Ярты ел хезмәт иткәннән соң, ул 2 атналык ялга кайта. Ә 21 апрельдә сөйгәне Надежда белән туй уздырганнар.
Дмитрий әйткәнчә, ул бу ялны көтеп алган.
Язылышу тантанасы Чаллы ЗАГСында булган.
«Хәзер мине өйдә әти белән әни генә түгел, ә хатыным да көтәчәк», – ди Дмитрий.