
«Роскачество» сайтында яңа бәрәңге белән әзерли торган рецептлар һәм киңәшләр язалар.
Мария Ковалева – фуд-фотограф, блогер, кулинар китаплар авторы:
– Бәрәңгедән ничә төрле ризык әзерләргә мөмкин? «Девчата» фильмындагы Тося Кислицынаны искә төшерсәк, җавап билгеле инде: санап бетергесез күп! Яңа бәрәңге сусылрак һәм йомшаграк була.
Яңа бәрәңгене ничек сайларга?
Мария Ковалева киңәше:
– Сайлаганда кабыгының тигез, юка, ярым үтә күренмәле һәм ачык сары төстә булуына игътибар итәргә кирәк. Яңа бәрәңге йомшак, бөрешкән булса, яшел яки кара таплар күренсә, өстендә күгәрек булса яки черек ис чыкса – андый бәрәңгене алмагыз.
Бер зурлыктагы бүлбеләрне алу яхшырак, йә күбрәк алып, үлчәме буенча аерып кую уңайлырак була.
Пешерү ысуллары
Иң актуаль ысуллар – мичтә пешерү һәм суда пешерү, яки икесен бергә кушу. Әйтик, башта яртылаш кайнатып, аннары духовкада кызартып бетерергә мөмкин. Гадәти температура: 180-200 градус.
Грильдә, яки яшелчәләр һәм гөмбә белән шпажкада пешерергә телисезме?
Бик яхшы! Моның өчен бәләкәйрәк бүлбеләрне сайлагыз.
Яшь бәрәңге нәрсә белән тәмле була?
- Акмай һәм үсемлек мае (көнбагыш, зәйтүн).
- Диңгез тозы.
- Сарымсак, укроп, петрушка, тимьян, яшел суган.
- Әлбәттә, каймак.
Яшел үләннәр белән йогырт яки мацони кушып та бик тәмле соус ясарга була. Әгәр шул соуска пешкән бәрәңгене, маринадланган суганны, горчица, корнишон яки каперс өстәсәгез, искиткеч салат килеп чыга.
Гөмбә белән кушасыгыз киләме? Башта суган белән гөмбә кыздырып алыгыз, тәмләткечләр салыгыз, аннары кайнатылган яки пешкән бәрәңге белән кушып, тагын бергә пешереп алыгыз.
Лимон да бик туры килә: согын соуска, кабыгын петрушка һәм сарымсак белән кушып гремолата ясарга мөмкин. Ул пешкән бәрәңгегә бик яхшы өстәмә була.
Рецептлар
Бәрәңге-гармун
Ингредиентлар:
- 4-5 бәрәңге
- 2-3 тырнак сарымсак
- 4 аш кашыгы үсемлек мае
- Прованс үләннәре, тоз, борыч
- 20 г акмай
- 80-100 г сыр
Әзерләү
Бәрәңгене юып киптерегез. Сарымсакны тоз һәм үләннәр белән изегез, борыч һәм май өстәгез. Бәрәңгене әрчемичә генә, тирән итеп телемләп чыгыгыз, астын кисеп бетермәгез. Кисемнәргә акмай куегыз, өстенә сарымсаклы масса ягыгыз.
Формага куеп, фольга белән ябып, 200 градуслы мичтә 50 минут пешерегез. Соңыннан сыр салып, тагын 20-25 минут фольгасыз пешерегез.
Киңәш
Пешкән сарымсак пастасы белән дә бик тәмле була.
***
Авылча яшь бәрәңге шулпасы
Ингредиентлар:
- 450-500 мл яшелчә яки тавык шулпасы
- 2 бәрәңге
- 25 г акмай
- 2 суган
- яшел суган, укроп
- бер чеметем шикәр (теләк буенча)
- тоз, борыч
Әзерләү
Калын төпле кәстрүлдә акмайны эретегез, суган белән шикәрне бик акрын утта йомшарганчы томлап пешерегез. Вакыт-вакыт болгаткалап, 1 сәгать чамасы – суган карамельләшкәнче тотыгыз.
Бәрәңгене щетка белән яхшылап юып, борысчыклар итеп кисегез. Кәстрүлгә шулпа салыгыз, кайнатып чыгарыгыз, бәрәңге өстәгез, салмак утта 20-30 минут пешерегез. Тоз һәм борыч салыгыз.