Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа автомобильне карап тоту аена ничә сумга төшә?

news_top_970_100
Яңа автомобильне карап тоту аена ничә сумга төшә?
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Яңа автомобильне карап тоту аена 25-30 мең сумга төшә. Монда елына 50-55 мең км юл үтүче автомобиль турында сүз бара. Бу хакта «Татар-информ»га автоэксперт Дмитрий Попов сөйләгән.

Мисал итеп ул үзенең механик тапшыру тартмалы автомобилен китергән.

«Минем машина аена 4 бак бензин яга. Ягулыкка ай саен 11-12 мең сум акча китә. Аена якынча 3 мең чакрым юл үтәм. Шулай ук һәр 3 ай саен 20 мең сумга техник тикшерү узам, димәк, аена 7 мең сум тирәсе килеп чыга», – дигән автоэксперт.

Моннан тыш, тәгәрмәчләрнең икенче комплектын сатып алуга чыгымнар бар – 20 мең сум яки аена якынча 2 мең сум.

«Шулай ук ай саен вак-төяк әйберләр, мәсәлән лампочкалар һәм башкаларга чыгымнарны әйтергә кирәк, боларга уртача 5 мең сум китә. Штрафлар да булырга мөмкин, аена 3 мең сум тирәсе», – дип өстәгән Попов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100