«Янәшә кала алмадык» — Чулпан Йосыповадан яңа җыр
Икенче тапкыр әни булгач, җырчының иҗат итү теләге арткан.
Җырчы Чулпан Йосыпова «Янәшә кала алмадык» дип исемләнгән яңа җырын тәкъдим итте.
«Кабат әни булгач, илһамым, иҗат итү теләгем тагы да артты. Артист кеше өчен декрет ялы булмыйдыр инде ул. Без һәрвакыт тамашачыбызны сөендереп торырга тиеш дип уйлыйм», — ди Чулпан үзе.
Җырны Илназар иҗат иткән.