Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ямурзадагы янгында әтиле-уллы ике кеше һәлак булган, янгын инспекторы авыл халкын шелтәли

news_top_970_100
Ямурзадагы янгында әтиле-уллы ике кеше һәлак булган, янгын инспекторы авыл халкын шелтәли
"Балтач таңнары"

Башкортстанның Балтач районы Яңа Ямурза авылындагы янгында әтиле-уллы 2 кеше һәлак булган, дип хәбәр итә «Балтач таңнары». 

1 июньдә чыккан янгында 6×7 метрлы йорт янган. Янгынны сүндергәндә 1956 һәм 1983 елгы 2 ир-атның (әтиле-уллы) мәетләре табылган. Экспертиза «бәхетсезлек очрагына китергән сәбәп эчкечелек белән мавыгу һәм тәмәке тартуга бәйле» дигән нәтиҗә чыгарган.

«Гаилә узган елның октябрь аенда зур кайгы кичергән. Һәлак булганнарның укытучы булып эшләгән хатыны һәм анасы вафат булган.

– Кызганыч, ата кеше һәм сәламәтлеге какшаган улы тормыш көткәннәр, эчкечелек белән мавыкканнар, көйрәткәннәр. Бу хакта авыл кешеләре белгән, тик битарафлык, ваемсызлык дип әйтимме, нәтиҗәдә аянычлы хәлгә китергән. Ут белән сак эш итегез. Эчкечелек белән мавыкмагыз. Өегездә очраклы кешеләр белән кәеф-сафа кормагыз. Янгын бер кешене дә, мал-мөлкәтне дә, гомерне дә аямый. Сак булыгыз! – дигән янгын күзәтчелеге дәүләт инспекторы Булат Хәсәнов.

Янгынга каршы махсус режим дәвам итә. Тиеш булмаган урынга калдыклар туплау, чүп яндыру тыела.

– Кагыйдәләрне инкарь итүчеләргә карата зур суммада штраф салу рәвешендә административ җаваплылык каралган. Шуны да истә тотсыннар иде! – дигән Булат Радим улы.

Хөрмәтле райондашлар! Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез, үзегезне саклагыз! Ялгызы гомер кичергән, аеруча өлкән яшьтәге авылдашларыгызга игътибарлы булыгыз», – дип яза газета.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100