«Ямьле» төркеме солисты Алинә Давытованың зур сөенече бар – җырчының никахы булган. Бу хакта төркемнең социаль челтәрдәге сәхифәсендә язганнар.
«Алинәбезне кияүгә бирдек. Бәхетле, тигез тормыш телибез сезгә, яшь парлар», – диелә анда. Матур теләкләргә башкалар да кушылган.
Сөйгәненең кем икәнлеген Алинә сер итеп калдырган – видеога кияү егете арты белән басып төшкән.