Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ямьле» төркеме кызлары мактаулы исемгә лаек булды: «Без бу көнгә озак килдек»

news_top_970_100
«Ямьле» төркеме кызлары мактаулы исемгә лаек булды: «Без бу көнгә озак килдек»
социаль челтәрләр

«Ямьле» төркеме солистлары Альбина Казыйханова һәм Вероника Шакироваларга «Татарстанның атказанган артисткасы» дигән мактаулы исем бирелгән.

«Без бу көнгә бик озак килдек. Бүген төркемнең оештыручылары һәм солистлары Альбина Казыйханова һәм Вероника Шакироваларга «атказанган арттист» исеменә лаек булдылар.

Вероника да, Альбина да балачактан сәхнәдә һәм бүгенге көндә – Татарстандагы артистлар мохитенең лаеклы вәкилләре.

Кызлар икесе дә инде 11 елдан артык «Ямьле» төркемен үстерү белән мәшгуль. Төркемне «республикабызның визит карточкасы» дип атыйлар. Елдан-ел һөнәри осталыкларын арттырып, Верника белән Альбина татар мәдәниятенең матурлыгын республика, федераль һәм халыкара дәрәҗәдә күрсәтәләр. Әлеге мактаулы исем – кызларның хезмәтенә лаеклы бәя.

Горурланабыз һәм барысы да алда икәнлегенә ышанабыз! Алар үзләре һәм без, команда гына, бу юлның нинди катлаулы булуыннан хәбәрдар», – дип язалар төркемнең социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100