22 февральдән Башкортстанда «Кече Ямантау» экология маршруты ябылды. Бу хакта Көньяк Урал тыюлыгы вәкилләренә сылтама белән «Башинформ» яза.
Маршрут гадәттән тыш хәл, аерым алганда, кешегә кыргый җәнлек һөҗүм итү сәбәпле ябылган.
«Кече Ямантауда сноубордта шуучыга аю һөҗүм иткән. Мәгълүмат аз, кеше исән, әмма зыян күргән. Тыюлык тау маршрутын махсус күрсәтмәгә кадәр япты», — дигән сәяхәтче Олег Чегодаев.
Элегрәк «Башинформ» агентлыгы Әбҗәлил районында соры аю кешегә һөҗүм итү турында хәбәр иткән иде. Ул чакта зыян күрүче исән калган, хастаханәгә озатылган.