news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ямангол авылында 7 яшьлек кыз батып үлгән

news_top
Ямангол авылында 7 яшьлек кыз батып үлгән
Фото: Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе, https://www.bashinform.ru

Башкортстанда 7 яшьлек кыз суда батып үлгән. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Көергәзе районында Тугустемир елгасында кыз бала мәете табылган. Бала Ямангол авылында яши.

Ул 10 яшьлек абыйсы белән елга янына килә. Бер мизгелдә аягы таеп китә дә, кыз суга егылып төшә.

Сабыйның мәетен эзләүдә коткаручылар һәм авыл халкы катнаша. Баланы фаҗига булган урыннан 100 метр ераклыкта табалар.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар