Яман шештән вафат булган дизайнер Карл Лагерфельдның җәсаден нишләтәчәкләр?
Яман шештән вафат булган дизайнер Карл Лагерфельдның җәсаден нишләтәчәкләр?
Яман шештән вафат булган алман модельеры Карл Лагерфельдның җәсаде кремацияләнчәк, ягъни яндырылачак. Бу хакта AFP порталы хәбәр итә дип яза Лента.ру сайты.
Дизайнерның вәкиле сүзләренчә, бу Лагерфельдның үз теләге булган. “Мин үземне кремацияләүләрен, ә көлемне әниемнең... һәм, миннән иртәрәк үлсә, Шуппетның (Лагерфельдның яраткан мәчесе) көле белән бергә очыртуларын сорадым”, - дип яза әлеге басма модельерның сүзләрен.
Соңрак Лагерфельд үзенең көлен партнеры, 1989 елда СПИДтан дөнья куйган Жак де Башерның көле белән бутарга кушкан. “Аның көле яшерен урында минем әнинең көле белән. Бервакыт аларга мин дә кушылачакмын. Ләкин мин бернинди дә күмү чараларын теләмим. Бервакыт мин дөньяга килдем, кайчан да булса китәчәкмен”, - дигән дизайнер.
19 февраль көнне Карл Лагерфельд ашказаны асты бизе яман шешеннән 85 яшендә Париж хастаханәсендә вафат булды. Ул Fendi, Chloe, Krizia мода йортларында эшләгән. Үз исеме белән аталучы компанияне ул 1974 елда оештырган. 1983 елда Лагерфельд Chanel йортының сәнгать директоры була. Анда ул прет-а-порте коллекцияләрен ясау белән шөгыльләнә. Ә соңыннан KL һәм KL by Karl Lagerfeld линейкаларын ясый.