Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яман шештән үлгән Жанна Фриске турындагы кинода төп рольне кем башкарганы билгеле булды

Мәрхүмә җырчы турында тулы метражлы нәфис фильм төшерәләр.

news_top_970_100
Яман шештән үлгән Жанна Фриске турындагы кинода төп рольне кем башкарганы билгеле булды
Баш миендәге яман шештән вафат булган Жанна Фриске тормышы турында фильм төшерәләр. Бу хакта җырчының әтисе Владимир Копылов «Газета.Ру» сайтына сөйләгән.

Жанна турында документаль фильмнар күп төшерелде. Тулы метражлы нәфис фильм әлегә юк иде. Жанна Фриске ролен аның сеңлесе Наталья Фриске башкарачак, дигән Владимир Копылов.

Мәрхүмә җырчы роленә күп артистларны караганнар. Тик берсе дә кастингны уза алмаган. Наташа моңа кадәр дә "Блестящие" төркемендә катнашкан иде. Ул бу рольне башкарып чыга алыр дип ышаналар.

Жаннаның бала-чагын уйнау өчен өч кыз бала сайлап алачаклар. Фильмны сценарист һәм язучы Геннадий Куркин эшли. "Россия", Беренче, НТВ каналлары фильм белән кызыксына, диелгән әлеге хәбәрдә.



  • Россия эстрадасы йолдызы Жанна Фриске 2015 елның 15 июнендә яман шештән үлде.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100